Ни өчен француз балалары «кире беткән» түгел?

Франциядә әни кеше бала тапканнан соң 10 атнадан эшкә чыга. Закон буенча ул өйдә озаграк та тора ала, ләкин пособие күләме аз. Шуңа әниләр тизрәк эшкә чыгу ягын карый. Ә баланы яслегә бирәләр яки бала караучы белән калдыралар. Бала кече яшьтән үк чит кешеләргә ияләнә тора һәм әти-әнисенә артык бәйле булмаска өйрәнә.

Тугач ук, баланы үз караватында, мөмкинлек булса, аерым бүлмәдә йокларга ияләндерәләр. Төнлә уянып, еласа, әни кеше шунда ук бала янына йөгерми, бераз көтеп тора. Шулай итеп әкренләп бала үзе генә йокларга өйрәнә.
Французлар балага мөмкин кадәр күбрәк ирек бирергә тырыша. Балалар мәйданчыгында уйнап йөрүче әти-әниләрне очратмассың. Алар шулай ук балалар арасындагы низагларга катышмый, үзләрен үзләре якларга өйрәнүләренә комачауламый.
Тагын бер мөһим әйбер – баланың вак-төяк ялгышларын һәм зур хаталарын аера белү. Баланы икенчеләре өчен генә шелтәләү дөрес. Шулай булмаганда, ул кайсы гамәл начар икәнлеген аермаячак.
Бала тәрбияләүдә әби-бабайларның роле зур түгел. Алар белән ял көннәрендә яки бәйрәмнәрдә генә очрашалар. Франциядә өлкән яшьтәге кешеләрне оныклар белән түгел, ә бер-берсе белән ял иткәндә очратырга мөмкин.
Ашау вакыты французлар өчен бик мөһим әйбер. Аларда төшке аш вакыты да 12.00дән 14.00 сәгатькә кадәр бара. Бу илдә гаилә көнгә бер тапкыр булса да өстәл артына җыелырга тиеш дип саныйлар. Олылар да, балалар да бер үк ризыкны ашыйлар. Бала яңа азыкны ошатмаса, әти-әниләр аны мәҗбүри ашатмыйлар, ләкин кабып булса да карарга кирәклеген аңлаталар.

Кечкенәдән үк яхшы гадәтләргә өйрәтәләр. Балалар кунаклар һәм күршеләр белән исәнләшә, чиратта үзен тыныч тота, җәмәгать транспортында өлкәннәргә урын бирә. Аларның теленнән «рәхмәт», «хәерле көн», «зинһар өчен», «хушыгыз» сүзләре төшми.
5 яшьтә балалары әле укый белмәсә, французлар бер дә борчылмый. Балачак – хыяллану, әйләнә-тирәне өйрәнү, әдәпле һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү өчен менә дигән вакыт. Ә 6 яшьләргә бала укырга да, язарга да, санарга өйрәнергә дә өлгерәчәк.
Якшәмбе – гаилә белән ял итү, паркка бару, велосипедта йөрү өчен каралган көн. Французлар бу көнне көтеп ала һәм барлык йорт эшләрен шимбә көнне үк бетереп куя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: