Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Ничек өлгерә?

Лилия Муллагалиеваның уңган әни булу серләре.

Ул – дүрт бала әнисе, Татарстанның атказанган артисты, бик күп иҗтимагый проектларда актив катнашучы әни. Моңа өстәп, эшкуар, аш-су остасы да әле. 92 меңнән артык язылучысы булган Инстаграмында аңа иң еш бирелә торган сорау – «Барысына да ничек өлгерәсез?» Бик күпләрнең яраткан җырчысы Лилия Муллагалиева гаиләсенә кунакка баргач, без дә бирдек бу сорауны. Ә җырчы, тыйнак кына: «Җайлашасың инде...» ‒ диде.

Үзе шул арада ни генә эшләргә өлгерми Лилия ханым! Янәшәсендә сорау арты сорау яудырып йөргән балалары белән сөйләшә-сөйләшә, алъяпкычын ябып, кичке аш әзерләргә дә керешә. «Кызым Ильвина ‒ минем уң кулым, ‒ ди ул. ‒ Миңа бик тә ярдәм итә. Кечкенәдән кул арасына кереп үсте. Берәү дә белеп тумый, әлбәттә, ничек эшләргә кирәклеген күрсәтәм, өйрәтәм. Үзе дә миннән күреп өйрәнә. Бергә ашарга пешерергә бик яратабыз. Кечкенә малайларны карарга да булыша».

Ильвинага әле 10 гына яшь. Әнисенеке кебек үк, аның да кызыксынулары күп кырлы: биергә ярата, физкультура дәресләрен үз итә. Ә яраткан ризыгы ‒ үзе җәеп баскан токмачлы аш икән. Токмач басарга әнисе өйрәткән. «Әнием белән өчпочмак, пицца пешерергә яратам», – ди Ильвина.

Лилия ханым фикеренчә, балаларны кечкенәдән хезмәткә өйрәтергә кирәк. «Без авылда эшләп үстек. Эз калмасын өчен, идәннәрне берничә кат юа идем», – дип искә ала балачагын җырчы. «Мөстәкыйльлек тә бик мөһим, ‒ дип дәвам итә ул. ‒ Балалар мәктәпкә үзләре йөри. Олы улыбыз хоккей белән шөгыльләнә. Ул бик иртә чыгып китә, соң гына кайта. Балалар дәресләрен дә үзләре әзерли. Мөстәкыйльлек ‒ тормышта иң кирәкле сыйфатларның берсе».

«Гаиләдә алты кеше, шуларның дүртесе ‒ бала. Һәркемнең үз холкы бит. Балаларның яраткан ризыклары да үзгәдер? Ашарга пешергәндә алтын урталыкны ничек табасыз? Нинди ризык пешерергә икәнен кем сайлый?» – дип кызыксынабыз. Лилия ханымның үз сере бар икән. «Мин ашның шулпасын зур кәстрүлдә кайнатам да кечкенә кәстрүлләргә бүләм, аннары инде төрледән-төрлесен пешерәм, ‒ ди ул. ‒ Кемдер токмачлы аш ярата, кемгәдер карабодай ашы күбрәк ошый, кемдер яшелчә ашын үз итә... Шулай итеп, минем плитә өстендә берьюлы берничә төрле аш була. Камыр ризыклары пешергәндә дә берьюлы төрле-төрлене әзерләргә тырышам. Егетләребезгә итле ризык кирәк, кечкенәләр баллыракны ярата».

Менә шулай барысына да өлгереп, барысын да җайлап, җырлап, елмаеп  яши Лилия Муллагалева. Яраткан җырчыбыз кызы Ильвина белән «Сабантуй» журналы укучыларын да бик тәмле ризык пешерергә өйрәтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев