Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Нәни баланы берүзен калдырып... ресторанга

Бу арада үземә урын таба алмый йөрим әле. Берничә көн элек интернет челтәрендә шундый мәгълүматка тап булдым – бер әни кеше баласын күршесенә калдырып, акча эшләргә киткән. Күрше исә баланы йоклаткан...

Бу арада үземә урын таба алмый йөрим әле. Берничә көн элек интернет челтәрендә шундый мәгълүматка тап булдым – бер әни кеше баласын күршесенә калдырып, акча эшләргә киткән. Күрше исә баланы йоклаткан да, үз фатирына юнәлгән. Нәни уянып, фатирда уйный башлаган. Шулвакыт аның өстенә шкаф төшкән. Иртүк исә күршесе баланы үле килеш тапкан.
Икенче бер ана баласын йоклатып, күршесе янына кунакка кереп киткән. Ә чыгуына бала уянып, янында яткан подгузник пакетын башына кигән һәм тын җитмәүдән үлгән.

Бу турыда тыныч кына сөйләп тә булмый, җәмәгать. Ничек инде нәни баланы берүзен өйдә калдырмак кирәк? Беренче карашка бу башка сыймаслык хәл булып тоела. Андый битараф, салкын канлы ата-аналар бармак белән генә санарлык кебек тоела. Кызганыч, чынлыкта алай түгел икән шул.
Бактың исә, безнең арада 3 яше дә тулмаган сабыйларны берүзләрен генә калдырып, кая да булса китүче аналар шактый икән. Иң кызганычы, бу - яхшы, җитеш гаиләләр һәм алар бу гамәлләрендә бер начарлык та күрми.
“Кибет безнең йорттан 5 минут ераклыкта урнашкан. Көндез баланы йоклатам да, кибеткә китәм. Рәхәтләнеп ярты сәгать йөреп кайтам, чөнки беләм – улым бер сәгать узмыйча уянмаячак”, - дип яза интернет кулланучыларның берсе.
Икенче бер ана исә баласын йоклатканнан соң базарга , сатып алган күлмәген кире кайтарырга юнәлгән. Ул шулай ук: “көндез балам ике сәгать йоклый, уянмый”, - дип аклана. Өченчесе исә төнгә баласын йоклата да, дуслары белән күрешергә дип кафе яки ресторанга китә... Һәм бу аның өчен гадәти хәл!!!
Мондый комментарийларны укыгач, ничек чәчәләрең үрә тормасын ди! Шәхсән мин мәңге алай эшли алмас идем. Бер генә мисал китерәм. Беркөнне күрше подъездда яшәүче танышым шалтырата. “Зинһар өчен, аска төшеп, улыма подъезд ишеген генә ачып бирә әле! Домофон ачкычын онытып калдырганмын”, - ди. Ә бу вакытта мин кызымны яңа гына йоклатып җибәргән идем. Нишләмәк кирәк, баламны караватында калдырып, фатирдан чыгып киттем. Җиденче каттан беренче катка төшеп, кире менеп җиткәнче миңа чиксез күп вакыт узган кебек тоелды. Лифт озак йөри, аның ишеге озак ачыла, җәяүләп атласаң, тизрәк менеп җитәрсең кебек. Шушы өч минут эчендә башымда бөтен чәчем агарды кебек.
Ниһаять, күзләремне тотндырып өйгә килеп кирдем! Аллага шөкер, балам мышный-мышный йоклап ята. Ә йөрәк күкрәктән килеп чыгардай булып тибә, куллар-аяклар калтырый. Хәлсезләнеп караватка егылдым ул чагында.
Ә кеше баласын калдырып, кибеткә, кафе-ресторанга йөри. Уф, йөрәкләре бар микән! Юк, җәмәгать, мин моны аңламыйм! Ярар, Алланың рәхмәте белән хәвеф-хәтәр булмасын да ди. Ә бит бала уянгач, янында якын кешесен күрмәсә куркырга мөмкин. Елап-елап та ишетүче булмаса, ул нишләргә тиеш? Бу аның психикасына зур зыян, минемчә. Хәтта уйлавы да куркыныч.

Шәхсән миндә бары бер генә теләк: әти-әниләр бераз булса да акыллырак булсыннар иде. Чынлыкта бала белән кибеткә йөрүнең, базарга баруның , кафе-ресторанда утыруның бер генә авырлыгы да юк бит. Теләк кенә кирәк, югыйсә...
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев