Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Нәни эксперементаторлар: кулдан ясалган телефон, тылсымлы чәчәкләр һәм башкалар

1. Кулдан ясалган телефонИке пластик стакан алына. Пластилиннан калын җәем ясап, стаканны шуңа утыртырга кирәк. Төбенә тишек ясала. Шуны ук икенче стакан белән дә кабатлыйбыз. Ике стакан арасына төплә...

1. Кулдан ясалган телефон



Ике пластик стакан алына. Пластилиннан калын җәем ясап, стаканны шуңа утыртырга кирәк. Төбенә тишек ясала. Шуны ук икенче стакан белән дә кабатлыйбыз. Ике стакан арасына төпләре аша 5м тирәсендәге җеп сузыла. Башлары төйнәп куела. Телефон эшләсен өчен, җепне башка әйберләргә тимәслек итеп, тарттырырга кирәк. Бала бер стаканны колагына куя, икенчесендә сез сөйлисез. Моны төрле бүлмәләрдә эшләсәгез дә, ул сезне ишетәчәк. Чөнки стаканнар микрофон, ә җеп телефон чыбыгы ролен үти.

2. Тылсымлы авокадо



Авокадога 4 таякчык кадап, сулы савытка салыгыз. Таякчыклар җимешне яртылаш суда тотарга ярдәм итәр. Савытны бер урынга куегыз һәм көн саен су өстәп торыгыз. Бераз вакыт узгач, авокададан сабаклар үсә башлар.

3.​ Гадәти булмаган чәчәкләр



Ак чәчәкле канәферләр алыгыз. Сабакларында бераз кисем ясап, аерым-аерым үтә күренмәле вазага утыртыгыз. Һәрберсенә төрле төстәге азык буявы салыгыз. Азрак көтегез һәм чәчәкләрнең төрле төсләргә керүен күрерсез.

4.​ Төсле куыклар



Пластик шешәгә тигез күләмдә су һәм үсемлек мае салыгыз. 1/3 өлеше буш калсын. Бераз азык буявы салыгыз, шешәнең капкачын ябыгыз. Балагыз сыеклыкларның кушылмавына игътибар итсен. Су буяу төсенә керә һәм аста кала, ә май өскә менә, чөнки аның төзелеше суга караганда җиңелрәк һәм тыгыз түгел. Шешәне болгатып карасагыз, барысы да кире үз урынына кайтыр. Ә хәзер шешәне суыткыч камерага куегыз. Май белән су урынын алмашкан булыр!

5.​ Биюче виноград



Бу эксперимент өчен бер стакан газлы су һәм бер виноград кирәк булачак. Җимешне сулы стаканга салыгыз һәм күзәтегез. Башта ул төпкә төшәр, аның кырыенда газ куыклары барлыкка килер һәм виноград өскә менеп китәр. Өстә куыклар юкка чыга һәм җимеш яңадан төпкә төшә, куыклар белән каплангач, яңадан өскә менә. Шулай берничә тапкыр кабатланачак.

6.​ Акмый торган иләк



Иләккә май сөртегез. Аны кагып җибәрегез һәм эченә су салыгыз. Су акмаячак. Чөнки аны майдан калган элпә тота. Иләкнең төбеннән бармак белән йөртсәгез, элпә бозылачак һәм су ага башлаячак.

7.​ Тозлы иҗат



Кайнар су салынган чынаяк, тоз, кара кәгазь, пумала кирәк булачак.
Кайнар сулы чынаякка бер-ике чәй кашыгы тоз салыгыз һәм ул эрегәнче пумала белән болгатыгыз. Сыеклыкны болгата-болгата, чынаяк төбендә кристаллар барлыкка килгәнче, тоз өстәгез. Шушы катнашма белән кара кәгазьгә рәсем ясагыз. Аны төнгә җылы һәм коры урында калдырыгыз. Кәгазь кипкәч, сурәт барлыкка киләчәк. Тоз молекулалары юкка чыкмый һәм кристаллар барлыкка килә, аларны буяу урынына кулланабыз.

8.​ Тылсымлы шар



Пластик шешәгә шар куегыз һәм кайнар суга утыртыгыз, шар кабарачак. Бу шар эчендәге молекулалардан торган җылы һава киңәеп, басым артканнан килеп чыга.

9.​ Өйдәге вулкан



Сода, уксус, савыт кирәк. Савытка бер аш кашыгы сода салыгыз һәм бераз уксус өстәгез. Сода селте, ә уксус серкә ролен үти. Алар бергә туры килгәндә, углекислый газ бүленеп чыга һәм сыеклык вулкан кебек ташый.

10.​ Әйләнүче диск



Пластик шешә капкачы, диск, шар, җилем кирәк була. Капкачның уртасы дисктагы түгәрәк тишеккә туры килерлек итеп ябыштырыгыз. Җилем кипкәч, шарны кабартып, башыннан капкачка беркетегез. Дискны өстәлгә куегыз. Кул эшләнмәсе әкрен генә хәрәкәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев