Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Нәниләргә туңдырма ярыймы?

Җәй көне нәниләрнең иң яраткан сыйларының берсе, әлбәттә, туңдырма. Бу баллы ризык кайсы гына сабыйны битараф калдыра икән? Әнә, минем ике яшьлек кызым да урамда кулына туңдырма тоткан берәрсен күрсә,...

Җәй көне нәниләрнең иң яраткан сыйларының берсе, әлбәттә, туңдырма. Бу баллы ризык кайсы гына сабыйны битараф калдыра икән? Әнә, минем ике яшьлек кызым да урамда кулына туңдырма тоткан берәрсен күрсә, “маози” дип аптырата башлый.

Әйе-әйе, минем кызым туңдырманың нәрсә икәнлеген бик яхшы белә. Беренче тапкыр ул аны бер яшьлек чагында ук татып карады. Ул чагында каптырып кына карау белән чикләнсәк, быел исә кулына аерым туңдырма тоттыра башладык. “Туңдырмада сөт тә шикәр. Әллә ни зыянлы ризык түгелдер әле”, – дип уйладым мин.
Өстәвенә, күптән түгел федераль каналларның берсендә туңдырманың файдасы һәм зыянына багышланган тапшыруга тап булган идем. Программа ахырында алып баручыларның Россия кибетләрендә сатыла торган туңдырмаларның күбесе организм өчен зыянсыз дигән нәтиҗә ясаганы хәтердә. Нәкъ менә шуңа күрә ике яшьлек кызыма туңдырма биримме-юкмы дип уйламадым да. Җәй бит, ашасын рәхәтләнеп...
Тик күптән түгел интернет челтәрендә бер язмага күзем төште. Бактың исә, педиатрлар балаларга туңдырманы бары тик 3 яшьтә генә бирә башларга киңәш итә икән. Чөнки ул нәни организм өчен шактый катлаулы ризык булып санала. “Кагыйдә буларак, туңдырмада шикәр һәм май күп була. Ә бу ике элемент комбинациясен нәни организм шактый авыр үзләштерә. Шикәр исә ашказаны асты бизе өчен өстәмә йөкләнеш. Әле алай гына да түгел, шикәр сөт тешләренә дә тискәре йогынты ясый. Ә нәни балада кариес барлыкка килсен өчен әллә ни озак вакыт кирәк түгел”, – дип чаң суга белгечләр.
Һәркемгә мәгълүм педиатр Евгений Комаровскийның туңдырмага карашы ул кадәр үк катгый түгел. Ул 3 яшьтән кечкенәрәк балаларга туңдырманы күп дигәндә атнасына ике мәртәбә ашатырга рөхсәт итә. Аның фикеренчә, бу баллы ризыкны кечкенә калак белән әз генә итеп кабып ашаганда, ул файдага гына. Туңдырма – авыз-тамак авырулары, тонзиллит, фарингит, ангинага каршы иң яхшы профилактика, дип белдерә табиб. Ул респиратор авырулары белән еш интегүче балаларның ата-аналарына туңдырмага аеруча өстенлек бирергә киңәш итә.
Әлбәттә, балага тәкъдим ителә торган туңдырманы дөрес итеп сайлый белергә дә кирәк. Төрле кушылмалар булган, шоколадлы туңдырмаларны читләтеп үтегез. Гади ак мороженое – иң яхшысы! Күләмгә килгәндә, сабыйга көненә күп дигәндә 100 грамм туңдырма ашатырга ярый.

Әйтергә онытып торам икән әле: күп кенә әниләр туңдырманы өйдә үзләре ясый. Рецептын яз дисезме? Ышаныгыз: алар белән бөтен интернет тулган. Әгәр осталык һәм теләгегез бар икән – алга! Минем исә аның ишегә хирыслыгым юк. Шуңа күрә кибетләрдә составы чагыштырмача яхшы булган туңдырма эзләү белән чикләнергә туры килә дә инде.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев