Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

“Подгузник, саубул!” яки Без горшокка ничек өйрәндек?

Әйе-әйе, сез дөрес ишетәсез... Ниһаять, минем хыял чынга ашты бит, җәмәгать:  ике яшь тулуга зур һәм кечкенә эшләрне горшокка башкарырга өйрәндек. Подгузниклар белән тиздән тулысынча хушлашабыз, Алла...

Әйе-әйе, сез дөрес ишетәсез... Ниһаять, минем хыял чынга ашты бит, җәмәгать:  ике яшь тулуга зур һәм кечкенә эшләрне горшокка башкарырга өйрәндек. Подгузниклар белән тиздән тулысынча хушлашабыз, Алла бирса!

Беләм инде беләм... Хәзер артык дөрес һәм игътибарлы әниләр миннән кычкырып көләчәкләр. “Балаң ике яшькә кадәр горшокка йөрмәдеме, кая карадың соң син?!” - дип мине оялтырга тырышучылар да табылачак. Минем төслерәкләр исә, киресенчә, җиңел сулап куячак: “Аллага шөкер, вакыт бар икән әле...”
Бу язмам нәкъ менә шундыйлар, минем төсле ялкау, баланың сию, тычу процессын тәфсилләп күзәтми торган әниләр өчен. Хәзер мин сезне баланы горшокка йөртергә өйрәтәм. Кәгазь-каләмнәрегезне әзерләгез...
Юк ла инде, шаярам! Горшок белән дуслык урнаштыруның бер генә сере дә юк. Бердәнбер киңәшем: баланы 1,5 яшкә кадәр тынычлыкта калдырыгыз! “Минем бала һаман горшокка йөрми, әнә кешенеке ичмасам”, - дигән сүз һәм уйларны башыгыздан чыгарып ташлагыз. Гомумән, яшь ярымга кадәр бу теманы онытып торыгыз. Аннары инде әкренләп эшкә керешсәң дә була.
1.     Яшь ярымда баланы горшок белән таныштыра башлагыз. Хәер, без горшокны кызыбызга бер яшь вакытта ук алып куйган идек инде. Тик ул озак кына бер почмакта эшсез ятты. 1,5 яшь тулгач исә мин аны шкафтан тартып чыгардым да, сабыем алдына  куйдым. Ярты ел дәвамында кызыбыз аны ниләр генә эшләтмәде. “Подставка” итеп тә кулланды, муенына, башына да киеп  йөрде, шунда ук  курчаклары өчен йорт та булдырып карады, хәтта.   
2.     Өйдә подгузникта йөрүдән  баш тартыгыз.  Горшокны чыгарып бер-ике ай узгач, мин кызыма аның ни өчен кирәк булуын аңлатырга керештем. Һәм иң мөһиме, өйдә подгузник кигерүләрдән тулысынча баш тарттым.  Алдан ук кисәтем куям: тимер нервыларны алдан ук әзерләп куегыз – балагыз теләсә-кая тычып-сиеп йөри башлаячак. Аның каравы, шул рәвешле ул нәрсә эшләвен аңлый, таный алачак. Бер генә баланың да юеш ыштан белән йөрисе килми, ышаныгыз.
3.     Ике яшь чамасында исә баланы ипләп кенә горшокка утырта башлагыз. Тик беркайчан да мәҗбүр итмәгез. Ул аны үзе теләп башкарырга тиеш, югыйсә, аңарда горшокка карата начар фикер барлыкка килергә мөмкин.
4.     Горшокка йөрү белән бәйле берәр ритуал булдырсагыз яхшы. Мәсәлән, бала эшләрен эшләгәч, горшокны бергәләп юа, чистарта аласыз.
5.     Әгәр бала ялгыш кына астына сия икән беркайчан да тавыш күтәреп ачуланмагыз. Матур итеп кенә аңлатырга кирәк.
Дөресен әйтәм, бу кагыйдәләр безгә бик нык ярдәм итте. Кызымның “печ һәм какай” итү өчен горшокка йөри башлаганын сизми дә калдым. Үзе бара да утыра! Мин кирәк тә түгел! Ыштанын да үзе төшереп, кире күтәрә, хәтта.

Иң мөһиме, горшок һәрчак аның күз уңында торырга тиеш. Әгәр яшереп куйсагыз, бала горшокка йөрү турында онытып та җибәрергә мөмкин.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев