Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Россиядә "декретка" чыгу – барысы да шулай начармы?

Бездә халык зарланырга ярата. Әле берсе, әле икенчесе ошамый. Декретка чыгу вакыты җиткән хатын-кызлар исә, кагыйдә буларак, бу өлкәдәге законнардан канәгать түгел. Баланы тәрбияләү өчен бирелә торган...

Бездә халык зарланырга ярата. Әле берсе, әле икенчесе ошамый. Декретка чыгу вакыты җиткән хатын-кызлар исә, кагыйдә буларак, бу өлкәдәге законнардан канәгать түгел. Баланы тәрбияләү өчен бирелә торган пособие күләменең аз булуы һәм садикка чиратны өч ел буена көтәргә кирәклеге – бу темалар яшь әниләрнең чын мәгънәсендә баш бәласе.

Мин шулай ук чыгарма түгел, билгеле. Ике ай элек без зур үстек – 1,5 яшьне тутырдык. Бала өчен пособиедән җилләр исте. Әлбәттә, бу үзен шундук сиздерде. Ирексездән, “баланы әллә балалар бакчасына бирергә инде?”, “эшкә чыгарга микән әллә?” – дигәнрәк уйлар башка керә башлады. Эшкә чыгар идең дә, тик бит минем 1,5 яшьлек балама бушлай садик тәкъдим итүче юк. Теләсәң-теләмәсәң дә шәхси балалар бакчасын сайларга туры килә дигән сүз. Ә аларда бәяләр – охо-хо! Баланы садикка илтү, үзең башны-күзне тондырып, эшкә ашыгу кебек “артык хәрәкәтләр” ясаганчы, өйдә утыруың мең өлеш артык булып чыга.
Әгәр закон язучы булсам, мин беләсезме, нишләр идем? Баланы тәрбияләү буенча пособиене 1,5 яшькә кадәр түгел, ә 3 яшькә кадәр түләр идем. Ягъни, бала балалар бакчасына киткәнче. Икенче вариант та бар, билгеле. Әгәр дә пособиене 3 яшькә кадәр түләү мөмкинлеге юк икән, балалар бакчасына 1,5 яшьтән алсыннар. Шулай булганда, әни кеше рәхәтләнеп, тыныч күңел белән эшкә чыга алыр иде. Бу яшь гаилә өчен финанс ягыннан бик зур ярдәм булачак бит. Тик мондый рәхәтлек төшкә генә керә шул.
...Менә шулай. Зарланабыз-зарланабыз, чит илдә халык безгә карый яхшырак яши кебек тоела. Ә чынлыкта алай түгел икән бит, җәмәгать. Үзеңнең чагыштырмача яхшы шартларда яшәвеңне аңлау өчен чит ил законнары белән танышып чыгу да җитә икән. Нәрсә турында әйтәмме? Хәзер аңлатам...
Күптән түгел генә танышларым белән шушы мәсьәлә турында гәп куерттык. Сөйләшү барышында исә шактый кызыклы мәгълүматлар ачыкланды. Мәсәлән, Испаниядә декрет ялы нибары 4 ай дәвам итә һәм нибары шушы вакыт дәвамында гына хатын-кызга махсус пособие түләнә. Хәер, биредә баланы тәрияләү буенча 3 яшькә кадәрге отпуск та каралган. Тик аның өчен сиңа беркем дә акча түләмәячәк. Әле алай гына да түгел, эш бирүче синең хезмәт урыныңны нибары бер ел гына саклый ала. Балалар бакчаларына килгәндә, бу система анда безнекеннән әллә ни аерылымый. Шундый ук проблемалар, дип яза халык.

АКШ та исә күп кенә хатын-кызлар декрет ялының нәрсә икәнлеген дә белми. Кагыйдә буларак, анда декретка иртә китү дигән нәрсә юк. Хатын-кыз бала тапканчыга кадәр эшкә йөри. Ә инде бала тапканнан соң аңа өч айлык ял бирелә. Һәм бу ял өчен акча ТҮЛӘНМИ!!! Хәер, декрет ялында пособие түләнә торган берничә штат бар, ахрысы.
Биредә декрет ялын озынайту турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Югыйсә, шундук эшсез калуың бар. Нәкъ менә шуңа күрә дә хатын-кызларның 43%ы бала тапкач, эштән китә икән. Башкалар исә баланы няняга тапшыра. Моның өчен сәгатенә якынча 10-25 доллар түләргә кирәк булачак.
Тагын бер кызыклы факт – биредә баланы садикка алты айлык чагыннан ук алалар. Тик аның бәясе аена 1000 доллар!!!
Тагын бер ил – Израиль. Танышымның якын дусты шунда яши. Анда хатын-кызлар шулай ук ахырга кадәр эшли. Декрет исә өч ай дәвам итә. Садикка өч айдан ук алалар . Тик моның өчен кесәңдә ай саен 1000 доллар акчаң булуы кирәк.
Менә шулай, җәмәгать. Чит илләрнең күбесендә хатын-кызларга ана булу бәхетен тоеп, һәр көнне бала белән янәшәдә уздыру бәхете тәтеми икән бит. Ә без декрет ялы кешечә түгел дип зарланабыз.”Без булмаган җирдә рәхәт” булып чыга инде бу.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев