Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Садикларга бүленеш бара – үзгәрешләр бар!

Фото: pixabay.com“Соңгы айларда балалар бакчасы темасын бик яратты әле бу,” - дип уйлыйсыздыр инде. Тик гафу итегез, бу язма шулай ук садик темасына багышланачак. Ник дигәндә, хәзерге вакытта РОНО бү...

Фото: pixabay.com
“Соңгы айларда балалар бакчасы темасын бик яратты әле бу,” - дип уйлыйсыздыр инде. Тик гафу итегез, бу язма шулай ук садик темасына багышланачак. Ник дигәндә, хәзерге вакытта РОНО бүлекчәләрендә мәш килеп садикка урыннарны бүләләр. Әлеге җитди процесс вакытында башка темага фикерләп була ди мени инде, я?
Өстәвенә, быел әлеге тема безгә турыдан-туры кагыла. Август аенда кызыбызга өч яшь тула. Бу исә без ничек итсәк итеп, бакчага эләгергә тиеш дигән сүз. Шуңа күрә РОНО ишек төбен би-ик иртә таптый башладык.
Хәтерләсәгез, узган язмамда интернет аша чират номерын тикшереп, өйдә утыруның ярамый торган хәл булуын бер кат искәрткән идем инде. Әлеге язмада әлеге сүзләрне тагын бер кат кабатлыйм. Чөнки бу арада шактый күп ата-аналар белән аралашып, әлеге электрон чиратлар белән бәйле әллә нинди сәер вакыйгалар турында тыңларга туры килде.
Шуларның берсе турында сезгә дә сөйләргә булдым. Инде әйткәнемчә, закон нигезендә балалар бакчасы белән ноябрь аена кадәр өч яшен тутырган балалар гына тәэмин ителә. Ә инде декабрь-гыйнвар аенда туган балалар исә автомат рәвештә киләсе елга кала. Бер хатынның баласы да шул рәвешле тагын бер ел өйдә утырган. Аннары исә РОНО га юл тотканнар. Тик апрель башында түгел, ә сентябрьдә. Шунда аларның тагын бер кат тишек тагарак каршында басып калганлыклары ачыкланган. Бактың исә, дүртенче яше белән барган балаларны әлеге электрон чират “күрми” икән. Ягъни аларны инде садиклы дип кабул итә! Менә сиңа мә... Бу очракта кем гаепле дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде әти-әни! Аларга РОНО га апрель башында ук киләсе булган икән бит! Димәк, “үзегез гаепле, гафу итегез, пока!”  Шулай да, сугыша-талаша торгач, садикта урын табылган тагын.
Шуңа күрә мондый очракларны булдырмас өчен, садик турында бик иртә кайгырта башларга кирәк. Менә безнең кебек, мәсәлән. Балага садикны без март түгел, ә узган елның декабрь аенда ук белешә башладык инде. Үзебез чират торган бакчага барып, садик мөдире белән сөйләшеп тә кайттык әле. Чөнки чиратыбыз ике елга нибары 10 пунктка күчте (!). “Сез чиратта ничәнче? Ә? 57 нче??? Юк, киләсе елга безгә эләгә алмыйсыз!”, - дип шундук хәбәр итте ул.
Озак уйлап тормадык, РОНОга юл тоттык. Анда безне март аенда килергә кушып, кайтарып җибәрделәр. Март аенда килсә-әк... андагы халык!!! Очы-кырые юк! Һәрберсенең тизрәк приемга эләгәсе килә. Этешәләр-төртешәләр! Ярты көн чиратта утыргач, ниһаять, элкәтек бит! Баланы башка “бушрак” садикка күчердек тә, түземсезләнеп апрель җиткәнне көтә башладык.
Беренче апрель көнне исә Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталындагы балалар бакчасы бүлеге эшләмәс булды. Һәркемнең садикка бүленеш нәтиҗәсен тизрәк күрәсе килә. Алар арасында мин дә бар, билгеле. Көнгә 7-8 тапкыр сайтка кереп, әлеге бүлекнең эшләү-эшләмәвен тикшереп чыкмасам, күңел тынычланмый. Ашау-эчүдән дә калдым, хәтта.
Һәм, ниһаять, бер атна узгач, эшли башлады бит сайт! Безнең балалар бакчасына узганлыгыбыз ачыкланды. Аллага шөкер! Әлеге яңалыкны белгән көн бала алып кайтканнан соңгы иң бәхетле көннәрнең берсе булгандыр, мөгаен.
Тик без тынычланырга да өлгермәдек, тагын бер яңалык ачыкланды! Бактың исә, быелдан башлап, Казан садикларына кабул иткәндә, баланың теркәлү урынына игътибар итәчәкләр икән. Ягъни, башта балалар бакчаларына пропискасы Казанда булган сабыйлар кабул ителә. Аннары вакытлыча теркәлүе булган балаларны алалар. Бары тик шуннан соң гына башка шәһәр, районнарда теркәлгән сабыйларга чират җитә.
Менә шундый яңалык. Боларның барысын да белеп торыгыз һәм... авыз ачып утырмагыз! Баланы садикта урын белән тәэмин итәсең килсә, эшне бер ел алдан ук башларга кирәк.
Яшь әни язмаларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев