Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Сарымсак, лимон һәм бал – галимнәр халык медицинасына каршы!

Бүген, җәмәгать, салкын тиюгә каршы дарулар, дөресрәге әлеге авыруны кисәтү ысуллары турында сөйләшербез. Бу темага алынуым юкка түгел, чөнки хәзерге табибларның күбесе ОРВИны кисәтүдән файда юк дип б...

Бүген, җәмәгать, салкын тиюгә каршы дарулар, дөресрәге әлеге авыруны кисәтү ысуллары турында сөйләшербез. Бу темага алынуым юкка түгел, чөнки хәзерге табибларның күбесе ОРВИны кисәтүдән файда юк дип белдерә. Ягъни, халык медицинасына мөрәҗәгать итү һәм күбебез яратып куллана торган профилактика өчен даруларны сатып алу мәгънәсезлек булып чыга...
Фото: pixabay.com
Мин инде күптән күнектем: баланың борыныннан маңка ага башласа, температурасы күтәрелсә, педиатрлар беренче эш итеп нинди дә булса “...ферон”  киңәш итәләр. Фәнни тел белән әйткәндә иммуномодуляторлар.  Ягъни, әлеге даруларны эчсәң, организмда иммунитет өчен җавап бирә торган күзәнәкләр саны арта, димәк бала тизрәк терелә дигән сүз.
Дөресен әйтәм, мин бу сүзләргә чын-чынлап ышана килдем. Баланың тиз терелүен дә нәкъ менә әлеге  табиб язып биргән даруларның нәтиҗәлелеге белән бәйләдем. Шуңа күрә акчамны да кызганмадым. (Әлеге “ферон”нар белән очрашкан әти-әниләр яхшы белә (очрашмаганнары гомумән юктыр, мөгаен)  – алар шактый кыйммәт тора).
Тик соңгы вакытта социаль челтәрләрдә әлеге даруларның файдасызлыгы  турында язмалар көннән-көн ешрак күренә башлады. Популяр педиатрлар укучыларын иммуномодуляторлардан тулысынча баш тартырга чакыра. Алар сүзләренә караганда, әлеге төр дарулар бары тик Россиядә генә шулкадәр популяр. Башка илләрдә баланың иммунитетын бу рәвешле күтәрү гомумән каралмаган икән. Бердәнбер ысул – баланы чыныктыру. Ә даруларны исә табиб тарафыннан грипп диагнозы куелган очракта гына бирергә ярый.
Ярар, дарулар әле бер хәл. Хәзерге табиблар халык медицинасын да “бетереп ата”. Мәсәлән, С витаминын алыйк. Без чирли башладыкмы, тизрәк С витамины эчәргә, апельсин, мандарин ашарга тырышабыз. Ә хәзерге белгечләр исә, бу – файдасыз гамәл, дип белдерә. Сарымсак белән дә шул ук хәл. Бактың исә, белгечләр сарымсакның салкын тиюне дәвалау, профилактика өлкәсендә нәтиҗәлелеге белән бәйле шактый зур тикшерүләр уздырган икән. Тик аларның берсе дә бу үсемлекнең иммунитетны ныгытуда файдасын исбатламаган.
Тагын бер мисал:  хәзер ата-аналар арасында эхинацея сиропы бик популярлашып китте. Соңгы бер-ике атнада гына да өч әнидән шушы үсемлек төнәтмәсе турында ишеттем. Баланың иммунитетын күтәрүнең иң шәп ысулы, янәсе. Тик табиблар исә аны да тыя. Аякларны җылы суга тыгып утыру, аркага банкалар кую, борынга алоэ, каланхоэ согын салу кебек ысуллар турында исә әйтеп тә тормыйм.
Салкын тиюгә каршы көрәштә  файдасы булган бердәнбер табигый элемент – ул да булса бал! Ул ютәлне дәвалауда ярдәм итә, йокыны яхшырта дип ассызыклый белгечләр. Тик ул шулай ук 1 яшькә кадәр балаларга катгый тыелган.
Менә шулай, җәмәгать. Яңа заманда яшибез икән бит. Ә мин инде 28 яшемдә  тормыштан артта калганмын. Баланың аякларын җылы суга тыгып  утыртсам, апельсин-мандарин ашатсам, борынына сарымсак сылап куйсам күңелгә рәхәт булып китә. Аларның ярдәменә әле дә чын-чынлап ышанам ла мин! Тик күңелдә шик барыбер калды. Һәм һаман бер сорау: кемгә ышанырга?
P.S. Язмамны тагын бер кат укып чыктым да, әнине искә төшердем. Моны укыса, ул беләсезме нәрсә дип җавап бирер иде? “Гомер буе кайнар суга аяк тыгып, сарымсак ашап үстегез әле, бер тапкыр да чирләгәнегезне хәтерләмим! Ата-бабаларыгыз ничек дәваланса, сез дә шулай эшләргә тиеш. Алар белми әйтмәс!”
Бәлки чыннан да шулайдыр, ә?  Ничек уйлыйсыз?
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев