Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Ә сезнең балагыз юына беләме?

Бактың исә, ике яше тулган була иртүк торып битен, кулларын юарга, тешләрен чистарта белергә тиеш икән. Әгәр дә сабый бу эшләрне үзе башкармый икән, димәк, аның әти-әнисе әлеге өлкәгә тиешле игътибар...

Бактың исә, ике яше тулган була иртүк торып битен, кулларын юарга, тешләрен чистарта белергә тиеш икән. Әгәр дә сабый бу эшләрне үзе башкармый икән, димәк, аның әти-әнисе әлеге өлкәгә тиешле игътибар күрсәтми дигән сүз...
Фото: pixabay.com
Шәхсән без, өлкәннәр өчен, бу гамәлләр бик тә гадәти кебек тоела. Баланы максатчан рәвештә шәхси гигиена кагыйдәләренә өйрәтмәсәң дә була дип саныйбыз. Вакыты җиткәч, үзләре өйрәнерләр әле, янәсе. Хәер, күп очракта бу ялкаулыктыр. Сабыйларны кул, бит юарга, теш чистартырга өйрәтергә иренәбез... Әйе-әйе, нәкъ менә иренәбез. Кызымның кулы, бите пычрандымы, мин аны тиз генә раковина янына алып барам да, ике секунд эчендә барлык пычрагын юып төшерәм. Ә ул үзе юа башласа, моңа ким дигәндә биш минут вакыт китә. Алай гына да түгел, тирә-як су белән тула, теге юып төшерелгән пычрак бөтен дөньяга чәчри. Моңа тыныч кына карап торуы ай-һай авыр шул. Өстәвенә, күпме вакыт кирәк!!!
Теш чистарту белән шул ук хәл. Беренче вакытта балама шул пасталы щетканы тоттырмас өчен әллә ниләр бирергә әзер идем. Чөнки ул тешен чистартмый, ә паста ашый. Ә паста зарарлы. Шуңа күрә бу эшне озак вакыт кызым белән сугыша-сугыша башкардык...
Һәм мин кызыма ике яшь тулганда, аның минем ярдәмнән башка кул да юа, теш тә чистарта белмәвен аңладым. Ә иң аянычы – бу тулысынча минем гаеп иде. Ул ничә тапкырлар үзе кул юарга, теш чистартырга омтылды, ә мин аңа рөхсәт итмәдем. Ул бит әле кечкенә, янәсе... Ә танышымның баласы исә бу эшләрне “эһ” дигәнче башкара әнә.
Шушы ялгышымны аңлаганнан соң исә  тиз арада эшкә керештем. Баланың кулларын юу, теш чистарту кебек гамәлләр белән саубуллашрыга карар кылынды. Кызым: “кулым пычранды”, - дип минем янга йөгереп чыга. Мин исә аны ваннага кертеп җибәрәм. Кулына сабын тоттырам. Башта янында саклап торып маташкан идем дә, тик теге бөтен дөньяга чәчри торган су ачуымны чыгара бит. Балама ярдәм итәргә кул кычыта... Булмый бу болай, мин әйтәм - карап тормаска кирәк. Шуннан соң, гомумән, ваннага керми башладым. Теләсә нишләсен, янәсе...
Нәтиҗә исә озак көттермәде. Бер атна дигәндә кызым кулын үзе юарга өйрәнде. Сабын белән дә дуслашты. Берничә мәртәбә күзенә сабын кереп, яртышар сәгать акырды-акыруын. Тик аннары аның уенчык түгел икәнлеген, ниһаять, аңлады кебек. Хәзер үзе сабын белән кул юа. Аннары миннән сөлге дә сорап ала әле.
Теш чистартуга килгәндә исә, монда авыррак. Мин кызыма пасталы щетка тоттырам-тоттыруын. Ул исә тырыша-тырмаша тешен чистарткан була. Тик стоматолог миңа баланың тешен ким дигәндә өч яшькә кадәр өлкәннәр чистартырга тиеш дип белдерде. Янәсе, балалар үзләре моны җиренә җиткереп башкара алмый. Шуңа күрә бу мәсьәләдә кызым белән һаман сугышабыз. Кайчакта нервыларым кыл кебек сузыла, хәтта. Тик чистартмыйча да булмый. Безне бер яшьтә үк инде  алгы ике тешегездә кариес дип кайтарганнар иде...
Менә шулай, җәмәгать. Хәзер кызым шактый мөстәкыйль инде. Кулларын да үзе юа, тешен дә чистарта. Иң мөһиме, миңа да эш кимеде. Минут саен бала күтәреп ваннага йөгерәсе юк. Әлеге гамәлләргә өйрәткәннән соң тормышның болай җиңеләясен белгән булсаммы?  Бу эшне 1,5 яшьтә үк башлаган булыр идем.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев