Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Шәхес тәрбияләүче әни

Барановская улы белән көрәшә. Нигә?

 

Кем ул, дисезме? Баланы фикерен хөрмәт итеп тәрбия бирүче әти-әниләр бихисап күп дип ышанасы килә. Бүген сүзебез танылган алып баручы Юлия Барановская хакында булыр. Ул берүзе өч бала − Артем, Яна, Арсенийны тәрбияли. Инстаграм битендә әни кеше еш кына балаларының уңышлары белән бүлешә, күмәк фотолар куя... Әнинең балаларына никадәр игътибар бирүе, ә балаларның берничә спорт төре белән актив шөгыльләнүе, мөлаем, белемгә омтылучан булулары да әллә каян күренеп тора.

Юлия Барановская еш кына интервьюлар бирә. Фикере һәрвакыт саллы, мәгънәле: «Малайларны кечкенәдән ир-ат итеп тәрбияләргә кирәк. Мин үземнең олы улым белән еш кына көрәшәм... Кая барабыз? – дип сорасам, ул миңа: «Әни, үзең кара инде...» – дип җавап кайтара. “Юк, - дим. – Син үзең хәл ит!” Ир-егетнең җаваплылыгын кайчан тәрбияли башларга? Күп кенә әниләр паспорт алгач, армиягә озатыр алдыннан, дип уйлый ахры. Малаең өчен барысын да эшләп, аннары 18 яше тулганда: «Булды, улым, үстең инде, тормышыңны үзең хәл ит», − дип әйтү дөрес түгел, минемчә». Бу фикер белән кайсыгыз килешми?

Балалар белән конфликтларга кермәү турында танылган алып баручы болай ди: «Бала – уенчык та, курчак та, йөртеп була торган механизм да түгел икәнен аңларга кирәк. Аның тормышка үз карашы, фикерләре бар. Аны шул принциплары белән (ничек бар, шулай) кабул итәргә кирәк. Авыр очраклар, гадәттә, олы кеше балага ультиматив формада: «Мин әйттем, син – тиеш» кебегрәк әйткәндә барлыкка килә. Бала беркемгә берни тиеш түгел! Аның ни өчен шулай эшләргә теләгәнен ачыкларга кирәк. Бу сезгә дөрес түгел булып тоелса да. Бәлки нәкъ менә сезгә ачу итеп эшләведер яки кем беләндер бәхәскә керергә мөмкин... Иң мөһиме, сәбәпне бергәләп аңлау. Шул очракта конфликтлар әзрәк булачак»... 

Ә сез ничек уйлыйсыз? Үзегезнең тәрҗибәгез белән уртаклашыгыз әле.

 

Фото @BARANOVSKAYA_tv дан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев