Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Ә син өйдә нишлисең?

Вакытны кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен шәп киңәшләр.

Он-лайн уку әле башланмады, дәреслекләр шул килеш киштәдә ята, урамга да чыгарга ярамый, өй тулы кеше  ‒ инде нәрсә генә эшләп бетәргә кирәк?

Дустым, бездән сиңа шәп киңәшләр!

Тагын бер тапкыр көн тәртибен барлап чык! Өйдәгеләрнең барлык ихтыяҗларын да исәпкә алырга тырышып, күренеп торган җиргә язып элеп куйсаң да була. Беркадәр тәртип урнаштыру булыр бу. Иртән торгач та “Нәрсә эшлим икән?” дип өйрмәс өчен менә дигән!

 

Спорт белән шөгыльләнүгә аерым бер вакыт һәм урын билгелә. Күп кенә тренерлар бүген социаль челтәрләрдә бушлай күнекмәләр үткәрә, күңелеңә ошаганын сайла да кушыл. Көн саен спорт белән шөгыльләнеп күнексәң, бу файдалы гадәт алга таба синең белән булачак.

 

Кул эшләрен һәркем ярата – рәсем ясау, бәйләү, тегү-чигү, кәгазьдән, тукымадан төрле эшләнмәләр ясау һәм башкалар. Үзеңә ошаганын сайла да соңыннан өйдә зур күргәзмә оештыр.

 

Кичке спектакльләрне интернеттан гына карап утырмагыз, бер көнгә булса да үзеңне режиссер итеп күзалла. Өйдәгеләргә рольләр бүлеп бир, көндез репетицияләр үткәреп, афиша ясап, билетлар таратып, билгеле вакытка “сәхнә” тирәсендә җыелып карау үзе бер күңелле булачак.

    

Ризык пешерү буенча мастер-класслар беренчелеген игълан ит. Әйтик, һәр дустың үзенең нәрсә дә булса әзерләвен видеога төшерә дә, социаль челтәрләрдә билгеле бер хештег белән урнаштыра. Тәҗрибә туплау өчен менә дигән вакыт.

 

Кычкырып китап укырга мөмкин. Монысы өйдәгеләргә дә кызык булачак, шул ук вакытта социаль челтәрдә онлайн трансляция кабызып дусларың белән дә уртаклаша аласың.

 

Вакытыңны файдалы итеп үткәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев