Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Сәламәтлек катнашмасы /Смесь здоровья/

Әлеге катнашманың нигезен кипкән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр тәшкил итә. Бу, чыннан да, бик файдалы: чөнки алар озак вакыт файдалы компонетларын югалтмый саклый белә.Гомумән, кипкән җиләк-җимешләр сәл...

Әлеге катнашманың нигезен кипкән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр тәшкил итә. Бу, чыннан да, бик файдалы: чөнки алар озак вакыт файдалы компонетларын югалтмый саклый белә.

Гомумән, кипкән җиләк-җимешләр сәламәт туклану рационына керә, ә чикләвекләр - спорт белән шөгыльләнүчеләрнең көндәлек ризыгы. Алар организмны пектин, клетчатка, минераль тозлар, органик кислоталарга баета, чын биостимулятор булып тора.
Хәзер без тәкъдим итәчәк сәламәтлек катнашмасын әзәрләү өчен 10-15 минут вакыт җитә, чөнки бик җиңел әзерләнә.

Кирәкле ингредиентлар:


- күрәгә - 200 гр
- йөзем җимеше - 200 гр
- төшсез кара җимеш - 200 гр
- әстерхан чикләвеге - 200 гр
- бал - 5-6 аш кашыгы
- лимон - 1 шт.


Теләгегез булса арахис, фундук, инжир, финик өстәсәгез дә була.



Әзерләү ысулы:
Кипкән җиләк-җимешләрнең өстенә кайнар су салып, 5-10 минутка калдырыгыз. Шуннан тастымал белән әйбәтләп корытыгыз.
Лимонны кечкенә кисәкләргә бүлеп, орлыклардан арындырыгыз.
Чикләвекләрне табада яки духовкада җылытыгыз.
Барысын бергә блендерда/иттарткычта болгатыгыз, бертөрле масса килеп чыгарлык булсын.
Шушы катнашмага бал өстәгез. Чиста банкага тутырып суыткычта саклагыз.
Әлеге витаминлы күчтәнәч калорийларга бай, аны иртән ач карынга ашарга кирәк.
Балаларга 1 бал кашыгы, олыларга 1 аш кашыгы тәкъдим ителә. 3 яшькәчә балаларга бирмәгез, күкрәк сөте имезсәгез шулай ук тыелыгыз.

Файдасы:
- күрәгә - калий чыганагы
- кара җимеш - эчәклекне терелтә
- йөзем - баш миен тукландыра
- чикләвеләр - йөрәк авыруларын киметә;
- лимон - С витамины чыганагы
- бал - кан составын яхшырта, иммунитетны ныгыта.

Сәламәт яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев