Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Спас ярминкәсенә бала белән... әллә юкмы?

Спас ярминкәсе турында ишетмәгән, белмәгән кеше сирәктер.  Биредә Россия һөнәрчеләре генә түгел, хәтта чит илләрдән дә катнашалар. Әлбәттә һәркемнең чараны үз күзләре белән күрәсе килә. Яшь әниләр шул...

Спас ярминкәсе турында ишетмәгән, белмәгән кеше сирәктер.  Биредә Россия һөнәрчеләре генә түгел, хәтта чит илләрдән дә катнашалар. Әлбәттә һәркемнең чараны үз күзләре белән күрәсе килә. Яшь әниләр шулай ук  чыгарма түгел, билгеле. Өстәвенә, биредә бала-чагага нәрсә генә юк...
Дөресен генә әйткәндә, бу ярминкә турында язу уе ни өчендер башыма кереп тә чыкмаган иде. Тик Алабугада уза торган бу зур чарада булуымны белгәч, күп кенә әниләр социаль челтәрдә бер-бер артлы сораулар яудыра башлады. “Бала белән йөреп буламы?  Нәрсәләр саталар? Балага теге яки бу предмет юк иде микән?”... Һәм мин бары тик шунда гына бу теманың яшь әниләр өчен шактый кызыклы булачагын аңладым. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, әлеге россиякүләм чара турында файдалы язмамны тәкъдим итәм. Быел ярминкә узса да, минем киңәшләрем киләсе ел өчен ярап куерга мөмкин бит.
Беренче чиратта, иң актуаль сорауларның берсенә җавап бирәм: бала белән йөреп буламы? Юк, булмый! Әгәр дә Спас ярминкәсенә килергә уйлыйсыз икән, балага няня табыгыз. Беренчедән, ярминкәнең төп өлеше үләнле урында уза. Анда коляска белән йөрү шактый уңайсыз. Икенчедән, биредә халык, халык һәм тагын бер кат халык!!! Ә рәт аралары шактый тар. Шулай булгач, колясканы этеп йөрү беренче карашка, гомумән булмастай хәл кебек тоела.

Әгәр бала карашучыгыз юк икән, борчылмагыз. Коляска белән рәхим итегез! Бераз этешергә, төртешергә, узып баручыларның зарларын тыңларга туры киләчәк-килүен. Тик тәҗрибәле ана русчалатып әйткәндә, бераз “наглыйрак” булырга тиеш инде ул. Кирәк икән, узып баручылардан ярдәм сораудан да тартынмагыз. Шәхсән  мин ярминкәдә  ике сәгатьне бала белән рәхәтләнеп уздырдым. Эт булдым булуын. Тик барып, күреп кайтуыма бер дә үкенмим.
Ә хәзер ярминкәнең төп өлеше – товарларга күчик. Аларның күбесе кулдан эшләнгән эксклюзив предметлар. Әгәр дә балагызга беркемдә дә булмаган, уникаль кием-салым, уенчыклар, башка кирәк-яраклар телисез икән, уйлап та тормагыз, килегез!

Билгеле булганча, хәзер социаль челтәрләрдә сату-алу бик популярлашты. Кемдер балага эшләпә яки косынкалар тегә, кемдер курчакларныкыдай матур, төрле төстәге итекләр белән сату итә, ә кайберәүләр исә күз явын алырдай бишекләр үрә. Әлбәттә, әлеге эшләрне интернет аша гына карап сайлавы шактый катлаулы һәм бераз куркыныч та. Татар тотып карамый ышанмый, диләрме әле... Спас ярминкәсе исә нәкъ менә шундыйлар, ягъни минем кебекләр өчен оештырылган диярсең.
Биредә социаль челтәрләрдә күреп хозурланырга күнеккән бар нәрсә бар: итекләр дә, матур күлмәк, ыштаннар да, бишекләр дә, имезлек өчен матур савытлар да, агач уенчыклар да. Ә минем өчен иң мөһиме: рәхәтләнеп сайланырга, сыйфатын яхшылап тикшерергә мөмкин! Тик акчаң гына чыдасын!
Хәер, акча дигәннән, әлеге уникаль товарларны биредә сатып алу шактый отышлы. Беренчедән, сатучылар бәяне бераз төшереп куя. Икенчедән, интернет аша алынган товарга юл өчен түләргә туры килсә, биредә исә андый өстәмә түләү юк. Мәсәлән, мин кызыма 200 сумга матур косынка алдым. Ә социаль челтәрдәге бер кибеттә ул 300 сум тора. Өстәвенә, почта өчен дә түләргә кирәк.
Сезне, укучыларымны, артык нык яратам шул! Шуңа күрә тагын бер серне ачам. Ярминкәнең соңгы көнендә биредә ташлмалар башлана. Кайбер товарларны 50 процент ташлама белән дә эләктерергә мөмкин хәтта. Тик тссс... беркемгә дә әйтмәгез! Безнең арада гына калсын!
 

Яшь әни язмаларыннан...


Фотолар elabuga-rt.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев