Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Спорт. Ул чынлап та файдалымы?

Әлбәттә. Күзәтүләрдән күренгәнчә, спорт баланың сөякләрен, мускулларын ныгыта, гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга ярдәм итә, депрессия симптомнарын бетерә, кан басымын җайлый.Балагызны спорт секциясен...

Әлбәттә. Күзәтүләрдән күренгәнчә, спорт баланың сөякләрен, мускулларын ныгыта, гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга ярдәм итә, депрессия симптомнарын бетерә, кан басымын җайлый.

Балагызны спорт секциясенә бирер алдыннан, барлык нюансларны да күз уңыннан уздырырга кирәк.
Идеаль вариант - спорт терапиясе, дәвалау физкультурасы. Баланың физик әзерлегеннән чыгып аны индивидуаль яки төркемле дәресләргә бирүне хәл итегез. Баланың активлыгына да карагыз. Интровертны футболга биреп кенә артык селкенергә мәҗбүр итә алмассыз. Аралашучан баланы шахмат дәресләрендә калдыра күрмәгез: аңа хәрәкәтләнү, команда мотивациясе кирәк.
Балачактагы үзегезне исегезгә төшерегез. "Алма алмагачтан ерак төшми" дигәндәй, аның сезгә охшап, сезнең эздән дә китүе бар. Юнәлдерә, кызыктыра белергә генә кирәк. Тик шулай да баланың шәхси теләкләрен игътибарга алырга да онытмагыз.
Кыз баланы нинди спорт төренә бирергә? Ә ир баланы? Безнең заманда бу бүленештән баш тартсагыз да була. Малай фигуралы шууны үз итә икән, каршы килмәгез. Танылган, уңышлы спортчыларны исегезгә төшерегез. Алар күзалдына "кызлар сыман" буларак килеп басмый бит.

Баланың яшенә дә игътибар итегез. Аның бөек спортчы булуын теләсәгез, һәр спорт төре өчен кулай үз вакыты бар, шуның күрсәтмәләреннән файдаланыгыз. Әгәр cпортны сәламәтлек һәм ләззәт өчен генә сайлагансыз икән, бу очракта яшь категориясе бернинди роль дә уйнамый.
Ярый, ары киттек. Бала өчен кызыклы да, файдалы да булган спорт төре сайлап шөгыльләнә башладыгыз ди. Тик баланың ялкаулана башлавын сиздегез. Мондый чакларда аңа танылган спортчыларның уңыш тарихын сөйләп илһамландырыгыз. Аңа ялкауланырга ирек биргән тренерга күз салыгыз: үз эшенең чын остасы моңа юл куймаска тиеш иде. Кечкенә уңышлары өчен дә мактап, үсендереп торыгыз. Куркытып, көчләп йөртә күрмәгез, "телефон алып бирәм" кебек кызыктырулар да кулланмагыз.
Тренерга килгәндә, ул балага эмоциональ тынычлык, психологик рәхәтлек һәм мотивация чыганагы булырга тиеш. Аның белән һәрдаим шәхси аралашыгыз, балагыз турында фикерләшегез, киңәшләренә колак салыгыз.
Шулай ук спорт баланың көндәлек тормышына зыян салмаска тиеш. Укуга, дәрес әзерләргә, дусларына вакыты калсын. Яраткан шөгыльләрен дә оынтмасын, көчен кабаттан торгызу өчен ял да итсен. Балагызга аңлатыгыз: сез аны спорт уңышларыннан тыш та яратасыз. Бу - бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев