Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Су эчәсе килсә, тозлы су эч!

«Ялгыз гына ашалмый, аннан башка аш бармый» диләр тоз турында. Чыннан да, пешергәндә тозны дөрес салу ризыкны тәмле итә. Ә менә тозны артык кушсаң, бөтен тырышлыгың юкка чыгарга мөмкин.Шулай да тозны...

«Ялгыз гына ашалмый, аннан башка аш бармый» диләр тоз турында. Чыннан да, пешергәндә тозны дөрес салу ризыкны тәмле итә. Ә менә тозны артык кушсаң, бөтен тырышлыгың юкка чыгарга мөмкин.

Шулай да тозны дөрес куллануның кайбер кагыйдәләре бар.
- Аш, бәрәңге боламыгы, төрле гарнирлар әзерләгәндә, аларны ешрак кабып карарга һәм аз кебек тоелса, тозны өстәргә була.
- Иттән котлет яки тефтели ясаганда, 1 кг фаршка 20 г тоз (2 чәй кашыгы) кирәк.
- Балык котлеты яки фрикаделькалар әзерләгәндә, 1 кг балык фаршына шулай ук 20 г тоз (2 чәй кашыгы) салалар.
- Пироглар өчен әче камыр куйганда, 1 кг онга 12 г тоз (1,5 чәй кашыгы) тиеш.
- Чүпрәле коймак камырына 1 кг онга 15 г тоз (1,5 чәй кашыгыннан бераз гына күбрәк) кирәк.
- Таралып торган карабодай пешергәндә, 1 кг ярмага 20 г тоз (2 чәй кашыгы) салалар.
- Сыек дөге боткасы 1 кг ярмага 40 г тоз (4 чәй кашыгы) сорый.
- Итле ашка тозны әзер булуга 30 минут кала, ә балыклы ашка пешерә башлауга ук өстиләр.
- Суда ярып бәрәңге пешергәндә, тозны башта ук салалар.
- Ә борчак һәм фасольне йомшаргач кына тозлыйлар. Алайса алар тиешенчә пешеп бетми.
- Ит, балык, яшелчәләрне табада кыздырганда, шунда ук тоз да кушалар.
- Бәрәңге кыздырганда исә, тозны ул әзер булгач кына салу дөресрәк.

 
Тоз һәрвакыт коры саклансын өчен, аңа 8-10% бәрәңге оны кушып куялар. Бу аның тәмен дә, төсен дә үзгәртми. Яки тоз торган савытка киптергеч кәгазь салырга була. Ул тозны дымнан саклый һәм оешлар барлыкка килми. Кытайлар тозга берничә бөртек дөге салып куялар икән.
«Ипи-тоз – якты йөз», «Ипи белән тоз – дару», «Ашның тәме тоз белән» дигән мәкальләр тозның кешеләргә никадәр кирәкле, мөһим әйбер булуын раслый. Барлык халыкларда да диярлек тоз – кунакчыллык символы.

Шулай ук «Сүзнең тозы – мәкаль», «Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый», «Тозсыз сүз сөйләмә» дигән әйтемнәр дә бар. Күчерелмә мәгънәле бу гыйбарәләрдә дә тоз сүзе төп, нәрсәнеңдер нигезе дигәнне белдерә.
Кешеләр борынгы заманнарда ук тозны ризыкка салганнар, авыруларны дәвалау өчен дә кулланганнар. Хәтта төрле халыкларда тоз сүзенең әйтелеше охшаш яңгырый. Мәсәлән, русча – соль, инглиз телендә – salt, французларда – sel, немецчә – salz һәм башкалар.

Тоз булмаган илләрдә, аңа алмаштыргыч табарга тырышалар. Полинезиялеләр (Тын океанда Гавай утраулары һәм Яңа Зеландия арасындагы Полинезия утравында яшәүчеләр), мәсәлән, диңгез суын кокос кабыгына салып, ашаганда ризыкны шуңа манып алалар.
Олы кеше 1 елга 6,5 кг тирәсе тоз ашый икән. Моңа, әлбәттә, төрле ашамлыкларда булган тоз да керә. Тоз кеше организмы өчен бик кирәк.
Эсседә без тирлибез, тоз бүленеп чыга һәм бик каты эчәсе килә. Шуңа күрә, җәй көне походка барганда, үзең белән бераз гына тозлы су алырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев