Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Ташламалар – балага кием җыябыз! /КИҢӘШЛӘР/

Бу язмамны әти-әниләр өчен иң көнүзәк, мөһим мәсьәләгә багышлыйсым килә! Ул да булса, балага кием сатып алу! Беләм инде, беләм... бу тема һәркем өчен актуаль. Һәркемнең баласын матур итеп киендерәсе к...

Бу язмамны әти-әниләр өчен иң көнүзәк, мөһим мәсьәләгә багышлыйсым килә! Ул да булса, балага кием сатып алу! Беләм инде, беләм... бу тема һәркем өчен актуаль. Һәркемнең баласын матур итеп киендерәсе килә, тик берәү дә моңарга кесә-кесә акча сарыф итәргә теләми...

Андый ата-аналарга нәрсә ярдәмгә килә? Әлбәттә, ташламалар! Тик кибетләрдәге әлеге шау-шулы чордан дөрес итеп файдалана белергә кирәк. Хәтта, алдан әзерләнү сорала. Ничекме? Хәзер өйрәтәм.
Хәтерлисез микән, балага ташламалы кием-салым җыю турында бер тапкыр язган идем инде. Ул чагында сүз җәйге скидкалар турында барды. Хәзер исә кышкы ташламалар чоры тәмамланып килә. Өстәвенә, мин бу өлкәдә инде ша-а-актый тәҗрибә туплаган ана. Шуңа күрә бу юлы “распродажа”лар турында сөйләп, теориягә бирелеп тормыйм, ә турыдан-туры гамәли якка күчәм.
Мин бүген сезне ташламалар вакытында иң матур, иң кәттә кием-салымны шактый яхшы бәягә “эләктереп калырга” өйрәтермен. Скидкалар чоры тәмамланып килгәндә генә киңәш бирергә алынуым өчен гафу итегез инде, җәмәгать! “Бөтен отышлы вариантларны җыеп бетергәнсең дә, хәзер безгә акыл сатарга булгансың”, - дип уйлый күрмәгез тагын! Дөресен генә әйткәндә, бу темага бер язгач, башка язмам дип уйлаган идем. Тик дөресен әйтим, әлеге кышкы распродажа вакытында миңа осталыгымны шактый гына чарларга туры килде, хаталарым өстендә дә эшләдем. Менә шулар нигезендә, сезгә сөйләр сүзем күп җыелды. Иң мөһиме, борчылмагыз: күз ачып йомарга да өлгермәссез, инде җәйге ташламаларга да чират җитәр.
Ярар, эшкә күчик!
Беренче төп киңәш: гадәти чорда кибеттә матур бала киеме күрсәгез, шундук сатып алырга ашыкмагыз. Югыйсә, 1500 сумга сатып алынган күлмәкне (ыштан, сандалины) 1-2 айдан соң 600-700 сумга күреп, йөрәгегез кысылып куячак! (Ышаныгыз, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм). Әлеге киемне сатып алыр алдыннан барысын да яхшылап уйлагыз: бу кием балага бүген үк кирәкме, ташламалар чорына кадәр күпме вакыт калган... Әгәр дә ашыгыч рәвештә кирәк нәрсә түгел икән, сабыр итегез, көтегез! Иң яхшысы, аның артикулын фотога төшереп алып, кибетнең интернет версиясеннән эзләп табу һәм күзәтеп тору! Складта бетә башлый икән, теләсә-кайсы вакытта заказ бирергә була!

Икенче киңәш бала гардеробындагы иң кыйммәт кием – кышкы-язгы комбинезоннарга кагыла. Бер комбинезонны бер генә кышлык итеп алу отышлы түгел! Ким дигәндә, ике кышлык булсын. Моның өчен, әлбәттә, баланың параметрларын, үсү тизлеген белергә кирәк. Әлбәттә, һәрвакытта да бу нәтиҗәгә ирешеп булмый, тик шулай да тырышып карарга кирәк. Һәм иң мөһиме, зур киемдә балага уңайсыз булыр дип курыкмагыз. Бер дә уңайсыз түгел! Аннары соң, киләсе сезонга комбинезонны нәкъ менә хәзер - кыш ахырында алып куйсаң яхшы. Хәзер аларның иң “тәмле” чоры – 50, хәтта 70 процентлы ташламалар белән алырга мөмкин. Бу пункт аяк киемнәренә дә кагыла.
Тагын бер мөһим киңәш – ташламалар башланганны алдан күзәтеп торыгыз! Кибетләрнең сайтларын кыш көне - декабрь, ә җәй көне июнь урталарыннан ук карый башласагыз яхшы. Ә иң әһәмиятлесе, ташлама башлану турында ишеткәч, баш-күзне тондырып, кибетләргә чапмагыз. Скидкаларның беренче агымында бик кирәк әйберләрне генә алып куйсаң яхшы. Ә инде башка кием-салымны соңрак, скидкаларның икенче, өченче агымында җыегыз. Бу юлы ташламалар тагын да арта, 40 процент урынына, 60, хәтта 70 процентка кадәр җитәргә мөмкин.

Төп киңәшләр менә шулар. Аз, тик иң мөһиме, файдалы! Ышаныгыз, шулай иткәндә, шактый гына акчаны кесәдә саклап калу мөмкинлеге бар!
Яшь әни язмаларынан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев