Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Татарстанда кызамык – әниләргә нишләргә?

Шәхсән минем өчен бу яңалык аяз көндә яшен суккан кебек булды. Нигә дип уйлыйсыз? Җавап бик гади: кызыбызга кызамыктан прививка (корь) һаман ясалмаган.Билгеле булганча, соңгы вакытта ата-аналар арасын...

Шәхсән минем өчен бу яңалык аяз көндә яшен суккан кебек булды. Нигә дип уйлыйсыз? Җавап бик гади: кызыбызга кызамыктан прививка (корь) һаман ясалмаган.

Билгеле булганча, соңгы вакытта ата-аналар арасында балаларына прививка ясауны кичектерүче, алай гына да түгел, алардан тулысынча баш тартучылар аеруча күбәйде.  Вакциналар белән бәйле начар мисаллар аларга шулкадәр зур тәэсир ясый ки, күпләр әлеге авыруны “эләктерү”дән дә шүрләми, хәтта.
Дөресен әйтим, прививкалардан мин дә куркам. Шуңа күрә кызыбыз тууга ук барлык прививкалар, аларның тәэсире, нәтиҗәләре турында яхшылап өйрәндем. Һәм әлбәттә инде, шактый күп аналар кебек үк, ике юл чатында калдым. Ясатсаң да куркыта, ясатмасаң да күңел тыныч түгел. Ирем белән киңәшләштек тә, “ясатырга” дигән нәтиҗәгә килдек. Тик моны әкрен-әкрен генә, вакытын һәм җаен белеп башкарырга карар кылдык.
Тик беркөнне әнинең шалтыратуы бөтен кәефемне кырды. “Кызым, анда Чаллыда халык кызамык белән чирли башлаган икән. Сезнең ул прививкагыз бармы соң?”, - ди. Мин әйтәм, “юк”. Әнидән ярты сәгатькә сузылган нинди нотык тыңлаганымны чамалагансыздыр инде...
Әйе, мин гаепле, билгеле. Тик өлешчә генә. Гаеп үзебезнең балалар поликлиникасында да бар! Җәй көне барлык анализларны биреп, “корь, краснуха, паротит” прививкасын ясатырга дип әзерләнеп килгәч, безне кире борып җибәрделәр. Сәбәп исә бик гади: поликлиникада прививка беткән. Шулай да, кызылчадан  (краснуха) укол ясатырга баш эшләде.  Педиатр исә: “башта АКДС ны бетерегез әле, аннары килерсез, корь белән паротит ясарбыз”,  – дип озатты.
Беләсез инде, АКДСны без түләүле клиникада, аның чит ил вариантын ясатабыз. Соңгысын менә шушы арада куйдырырга дип йөри идек. Ә аны ясатканнан соң чираттагы прививканы бары тик 30-40 көннән соң гына куярга ярый. Шулай булгач, кызамыктан прививка ясатканчы әле ким дигәндә бер ай узачак дигән сүз! Нишләргә?
Мин тиз генә интернетка кереп, Татарстанда кызамык авыруы белән бәйле вәзгыятьне өйрәнергә булдым. Ә ул чыннан да сөендерми. Чаллыда башта бу авырудан төрле гаиләләрдән булган 7 айлык һәм 1,8 яшьлек балалар авырый башлаган. Берничә көннән авыручылар саны 4 кә җиткән.  Хәзерге вакытта әлеге гаилә әгъзаларына, алар яшәгән йортларда торучыларга, бу кешеләр белән контактта булган  һәр кешегә прививка ясыйлар ди...
Уф, курыктым, җәмәгать. Кеше күп йөри  торган урыннарга барудан сакланып торасы булыр, мөгаен. Педиатр АКДС ны бетермичә корь, паротит ясамыйбыз дип “кырт кисте”. Яшь әниләр, сез дә сузмагыз. АКДС тан аермалы буларак “корь, краснуха, паротит” әллә ни куркыныч, җитди прививка түгел! Вакытында ясатсагыз, күңелегез тыныч булыр.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев