Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Түгәрәкләргә кайчан йөртә башларга?

Алдан ук әйтеп куям: бик тә нечкә һәм катлаулы теманы күтәрәм. Нигә катлаулы, дисезме? Чөнки бу тема прививкалар очрагындагы  кебек үк бик күпләрне борчый һәм ни өчендер шактый әниләрне “нервыланырга”...

Алдан ук әйтеп куям: бик тә нечкә һәм катлаулы теманы күтәрәм. Нигә катлаулы, дисезме? Чөнки бу тема прививкалар очрагындагы  кебек үк бик күпләрне борчый һәм ни өчендер шактый әниләрне “нервыланырга” мәҗбүр итә.

Дөресен генә әйткәндә, мин “развивашкалар” темасының шул дәрәҗәдә популяр икәнлеген белми идем. Тик күптән түгел бер баланың туган көненә баргач, шактый гына әниләр минем: “ике яшькә кадәр баланы төрле түгәрәкләргә йөртү кирәк түгел дип саныйм, өйдә дә бик яхшы камилләшәләр”, - дигән сүземне ошатмады. Берничәсе исә, хәтта, “очып кунарга” да читенсенмәде.
“Син балаңны “развивашкаларга” йөртмисең әллә? Нишләп? Нигә? Кызың яшьтәшләреннән артта кала бит. Хәзер түгәрәккә йөрмәгән бала юк”, - дип сайрады әңгәмәдәшем.
Я, шушы җөмләгә сез нәрсә дип җавап бирер идегез? Минем балам турында борчыла бит инде бу үзенчә... Мин югалып калмадым, билгеле. “Нишләп әле ике яше дә тулмаган баланы төрле түгәрәкләргә йөртеп интектерергә ди? Бу “развивашкалар” балага түгел, беренче чиратта, сезнең үзегезгә кирәк. Өйдә ятып туйгансыз, ахрысы. Дөресен әйтим, мин моны гади модага иярү дип саныйм”, - дип җиффәрдем...
Юууук, сез дөрес аңлагыз, мин “развивашкаларга” каршы түгел, әлбәттә. Үзебезенең дә анда берничә мәртәбә барып караган булды. Аларның барыбер файдасы юк, дип тә раслый алмыйм. Бары тик мин әлеге түгәрәкләрдә бирелә торган мәгълүматны ата-ана өйдә дә бик яхшы өйрәтә ала дип саныйм.  Аннары, психологлар да шуны ассызыклый: ике яшькә кадәр бала, беренче чиратта, әти-әни янында булу, аларның гадәтләрен өйрәнү, тирә-якны күзәтү аша камилләшә. Аңа һәрнәрсә кызык. Иң мөһиме, сабыйның тирә-якны өйрәнү процессына каршы килмәскә, төрле чикләүләр кертмәскә кирәк. Әгәр дә инде төрле “развивашкалар”дагы кебек камилләштерәсегез килә икән, балалар кибетләренә рәхим итегез. Андагы ассортимент ошамаса, социаль челтәрләрдә төрле эшкуарлар да балалар өчен берсеннән-берсе кызыклы уен әсбаплары тәкъдим итә. Җаның кайсын тели, шунысын сайлап ал.
Ә “модага иярү”гә килгәндә, мин чыннан да шулай дип саныйм. Ата-аналарның күбесе балаларын “развивашкалар”га нәкъ менә шушы сәбәп буенча йөртә. Күршеләренең баласы йөри, дус кызы да сабые белән әлеге түгәрәкләрдән кайтып керми... ә алар кемнән ким? Аннары, балалар мәйданчыгында “минем балам түгәрәккә йөри”, - дип әйтеп куйсаң, сиңа хөрмәт артыр төсле тоела. “Менә бу шәп ана, ичмасам! Баласы белән тугач ук шөгыльләнә башлаган. Маладис!”, - янәсе.
Аннары ике яше дә тулмаган нәни балаларның камилләшү тизлеге түгәрәкләргә йөрүгә  берничек тә бәйле була алмый кебек. Минем күз алдымда гына да ике-өч шундый мисал бар. Берәүләрнең баласы атнасына өч-дүрт мәртәбә “развивашка”га  йөри, икенчеләренең сабыеның исә андый җиргә барып та караганы юк. Һәм беләсезме, нәрсә? Әлеге ике бала бер-берсеннән берничек тә аерылмый. Бер дәрәҗәдә сөйләшәләр, уйныйлар, тыңлыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, берсен алып икенчесен куярлык түгел...
Менә шундый фикерләр, җәмәгать. Бәлки сез килешмәссез дә. Тик мин  чыннан да ике яшькә кадәр баланы төрле түгәрәкләр белән интектерү кирәк түгел дип саныйм. Өч яшь тулгач исә гимнастика, бию, бассейн ише түгәрәкләргә йөри башларга хыялланабыз, Алла боерса. Ә аңарчы рәхәтләнеп безнең янда гына камилләшсен.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев