Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Тәртипсез бала – сөенеч?!

Күпләрнең, бигрәк тә чит бала белән утырырга күнеккән кешеләрнең, игътибар иткәне бардыр: синең белән матур гына уйнаган тәртипле сабыйны офыкта әнисе күренүгә алыштырып куялар мени... Елый, көйсезлән...

Күпләрнең, бигрәк тә чит бала белән утырырга күнеккән кешеләрнең, игътибар иткәне бардыр: синең белән матур гына уйнаган тәртипле сабыйны офыкта әнисе күренүгә алыштырып куялар мени... Елый, көйсезләнә, йортның астын-өскә китерә башлый. Әле бу кирәк аңа, әле тегесе ошамый. Мондый очракта башка бер генә фикер килә – ууу, бу бала әнисенең муенына менеп атланган икән!
Фото: pixabay.com
Дөресен әйтим, кызым туганчы мин дә шулай уйлаучылар рәтендә идем. Ничек инде ана кеше баласына сүз тыңлата алмасын ди? Чит кешеләр янында тыныч, әтисе белән дә рәхәт итеп кенә уйный, әби-бабасы янында да көйсезләнми. Ә әнинең бар икәнен дә белми. Бар икәнлеген дә белми генә түгел, махсус рәвештә аның нервыларын какшата диярсең... "Мондый бала анасына Алла ярдәм бирсен!” – дип тели идем.
Тик хәзер үзем шул көнгә калдым. Барысы да миңа кызымның миннән башка бик тә тыныч торуы, көйсезләнмәве, юк-барга еламавы турында сөйли. Алар сөйли, ә мин кызымны танымыйм. “Кара, ничек көйсезләнә, безнең янда андый түгел ул”, “бик матур гына йөри идең бит, әниең кайткач әллә нишләдең”, - кебек җөмләләр дә көннән-көн ешрак яңгырый башлады кебек...
Бу проблема мине чын мәгънәсендә борчуга салды. Башымда “мин начар әни ахрысы инде”, “кызым тыңламый,  минем сүзем сүз түгел” -  кебегрәк фикерләр буталды. Әнием, ирем дә җае килгән саен: “менә минем белән бала тыныч тора, син бала карый белмисең ахрысы”, - дип ярага тоз сипкәлиләр.
Күпме шулай дәвам иткән булыр иде, көннәрдән беркөнне социаль челтәрдә  балалар белән эшли торган психологның битенә тап булдым. Язмаларының берсендә ул нәкъ менә әлеге проблема турында тәфсилләп язган иде.
Бактың исә, минем борчуларым юкка булган икән бит! Әлеге психолог сүзләренә ышансак, бала кемне күбрәк ярата – шуның белән үзен начаррак тота икән. Хәер, биредә “ярата” сүзе бик үк урынлы түгелдер. Сүз бала аеруча якын иткән, чын күңеленнән ышанган кеше турында бара. “Әгәр бала сезнең янда гына артык нык тәртипсезләнә икән, сөенегез! Димәк, балагыз һәм сезнең арада элемтә нык һәм көчле. Бу – әни һәм бала арасындагы сәламәт мөнәсәбәтләр, дип атала” -  дип яза автор. Иң кызыгы, беләсезме, нәрсә? Бактың исә, бу – психологиядә күптән билгеле һәм ачыкланган факт икән. Ата-аналарның күбесе моңардан шулай ук хәбәрдар, ди. Тик менә миңа гына ни өчендер беркем дә бу турыда әйтмәгән.
Әгәр дә бала әнисе янында тәртипле, барысын да җиренә җиткереп башкара, ә тискәре эмоцияләрен башка якыннарына чыгара икән – монысы инде зур проблема, ди белгечләр.  Димәк, ана кеше баласы белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра алмаган, дигән сүз.
Шуңа күрә бала сезнең янда тәртипсезләнә икән, аны орышмагыз. Ул сезнең янда хис-кичерешләрен контрольдә тотмый, үзе булып кала. Ә бу аның физик һәм әхлакый үсешендә бик зур роль уйный.
Менә шулай, җәмәгать. Тынычландым! Хәзерге вакытта баламның минем яндагы  тәртипсезлегенә сөенеп йөргән мәлем. Иң мөһиме, тыңлый башлый күрмәсен. Чебеннән фил ясарга мин оста алайса.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев