Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Тыңламый, нишләтим?

“Балаларны тәрбияләргә кирәкми, үзегезне тәрбияләгез”, - дигән бер фикер иясе.

Баласын тыңлата алмыйча зарланучылар күп. Ә аны “тыңлату”, бала белән чын күңелдән аралашу өчен ата-аналар үзләре нәрсә эшләде икән? Кечерәк вакытта ничек тә үз баласын “җиңә” белгән әти-әни нәкъ менә мәктәп яшенә җиткән балаларын тыңлата алмагач, чаң суга башлый. Әлбәттә, нигезсез түгелдер. Ләкин, баланы гаепләгәнче, әти-әниләр, беренче чиратта, үзләренең бала белән нинди мөнәсәбәттә булуларын анализларга тиеш.

“Ялган сөйләргә ярамый, ничә тапкыр әйткәнем бар бит инде...” Шулай дип баласын үзенчә яхшылыкка өндәүче әти кеше икенче көнне үк аны күршесе янына чыгып: “Әти өйдә юк”, ‒ дияргә куша.  Бер-берсенә капма-каршы булган ике төрле сүз. “Булса соң, 5-6 яшьлек бала кечкенә бит әле”, - дияр кайберәүләр. Бала нинди генә яшьтә булса да, ул – аңлы. Баш мие капма-каршы булган юлламаларны кабул итеп бетерә алмый. Хис-аң каршылыгы барлыкка килә.

Тагын бер мисал. Йокларга ятар алдыннан бала әнисенә сарыла. “Мин сине яратам, акыллым, бар ят инде”, - дип, әнисе баласын этеп җибәрә. Сүзләр белән ул аңа булган мәхәббәтен белдерсә, бөтен гәүдә торышы, тышкы кыяфәте белән киресен күрсәтә. Бала моны ишетмәсә дә, бик яхшы сизә. Һәм ул тагын берни аңламыйча кала.

“Укырга кирәк, ничек тә тырышырга кирәк, укыган кеше ‒ бәхетле кеше”, - дип “тукый” балаларына әти-әниләр. Ә үзләре соңгы тапкыр кулларына нинди китап алганнарын да хәтерләми.

Бала барысын да сизә, тоя, белеп яши. Капма-каршы фикерләр, сүзләр белән үскән кешеләр, еш кына, үз-үзләрен аңламыйлар, фикерләрен тиз үзгәртәләр, кешеләргә, дөньяга ышанычлары да какшаган булырга мөмкин.

Инде хәзер нишләргә?

“Балаларны тәрбияләргә кирәкми, үзегезне тәрбияләгез”, - дигән бер фикер иясе.

  1. Әйткән сүзегез, фикерләрегез, башкарган эшләрегез турында яхшылап уйлагыз. Аңлы булыгыз!
  2. Үзегезне бала урынына куеп карагыз, шул вакытта аларның мәгълүматны ничек кабул итүен аңларсыз.
  3.  Үз хисләрегезне белдерергә өйрәнегез. Ялганны бала шунда ук сизәчәк.

Үзегезне өйрәнү юнәлешендә эшләгез. Үз-үзеңне танып белү тормышка яңача караш формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Бу бик күп тырышлык һәм сабырлык таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев