Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәй көне бала ашаудан баш тартса...

Минем язмалардан аңлагансыздыр инде, быелгы җәй миңа бик күп сюрпризлар әзерләгән булып чыкты. Кышны бер проблемасыз, тыныч кына уздырып җибәргән идек, югыйсә. Тик җәй җитүгә кызым: “җитте сиңа, әни,...

Минем язмалардан аңлагансыздыр инде, быелгы җәй миңа бик күп сюрпризлар әзерләгән булып чыкты. Кышны бер проблемасыз, тыныч кына уздырып җибәргән идек, югыйсә. Тик җәй җитүгә кызым: “җитте сиңа, әни, бала тәрбияләү буенча белемеңне арттырырга вакыт”, - дип уйлады булса кирәк. Әле болай, әле тегеләй сыный...
Фото: pixabay.com
Тагын нәрсә булды инде, дисезме? Балам ашаудан туктады. Моңа кадәр бөтен кешегә: “кызым бездән дә күбрәк ашый, рөхсәт итсәләр, көне буе өстәл артында утырырга риза”, - дип сөйләп йөри идем, хәзер исә ашамый дип зарланам. Сез күз алдына гына китерегез: иртүк – ботка, төшкә – ипи белән бер савыт аш, кичкә тагын берәр итле ризык ашаган бала кинәт кенә ашаудан туктасын әле? Минем баш исә, гадәттәгечә, әллә нинди начар уйлар белән тулды.
Кызымның кулыннан җитәкләп табибка алып китәрдәй булган идем инде, ирем туктатты. “Ник баланы интектерәсең? Кызу бит! Бу кызуда үзеңнең ашыйсың киләме соң?” – дип сүкте. Мин уйга калдым. Тукта әле, мин әйтәм, бәлки чыннан да шулайдыр! Тиз генә интернетны ачып, бу теманы тәфсилләп өйрәнергә карар кылдым.
Чыннан да, ирем дөрес әйткән булып чыкты. Барысына да кызу җәй гаепле икән бит. Әле алай гына да түгел, белгечләр телендә балалар өчен “кышкы меню” һәм “җәйге меню” дигән төшенчә дә бар икән. Кышкы меню авыр, туклыклы ризыклардан торса, җәен исә тиз эшкәртелә торган азык-төлеккә игътибар бирергә киңәш ителә. Ә җәен артык туклыклы ризыклар куллану бала организмы хәлсезләнүгә китерергә мөмкин икән. Минеке кебек су эчми торган бала да булса... Алла сакласын!
Фото: pixabay.com
Җәйге меню нәрсәдән гыйбарәт соң? Беренче чиратта, әлбәттә, бу боткалар, яшелчә, җиләк-җимеш һәм сөт продуктлары. Сөт продуктлары турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. Чөнки җәйге чорда алар бала өчен итне тулысынча алмаштырырга сәләтле. Җәйге эсселек бала организмыннан натрий, хлор, калий, магний һәм кальций кебек элементларның югалуына китерә. Ә сөт продуктлары исә бу ихтыяҗны канәгатьләндерәчәк. Өстәвенә, сөт ризыкларында бала организмы өчен аеруча кирәк аксым күп була. Күз алдына гына китерегез, эссе җәйдә төрле җиләкләр салынган салкынча кефирдан кайсы бала гына баш тартыр икән? Шәхсән минем кызым бик ярата.
Җиләк дигәннән, монда менә саграк булу, “алтын урталык”ны саклау сорала. Бала организмына витамин кертәм дип, көне буе җиләк-җимеш кенә ашатып утыру ярамый торган хәл. Юкса, ашказаны һәм эчәклекләргә зыян килүе бар. Әле шушы көннәрдә генә балага прививка ясатыр алдыннан анализлар биреп кайткан идек. Кызымның сидегендә әллә нинди тозлар табылган. Әй, кайгырдым инде башта! Тик педиатр тынычландырды. Бактың исә, бу җиләк-җимешне артык күп кулланудан булырга мөмкин икән! Ә балам, әнә, ишегалдында рәхәтләнә: җиләк түтәленнән җиләк өзеп каба, куаклар янына барып әле карлыган, әле кура җиләге ашый.
Фото: pixabay.com
Онытып торам икән: җиләк-җимешнең тагын бер начар ягы бар – алар аллергия китереп чыгарырга сәләтле. Бигрәк тә кура җиләген биргәндә игътибарлы булырга кирәк. Әнә, бер танышымның кызы кура җиләген авызына алуга буыла башлаган! Икенче бер танышымның баласының тәнен исә көне буе кура җиләге ашаганнан соң, кып-кызыл бетчәләр баскан.
Шуңа күрә, әниләр, һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Безгә ял юк инде ул, балалар картайгач ял итәрбез әле.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев