Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Яңа елга тәмле бүләкләр – баланы ничек сакларга?

Уф, җәмәгать, быелгы яңа ел чорыннан һаман искә килә алмый йөрим әле. Кыш бабайның тәмле бүләкләре балага сөенеч, ә миңа чын мәгънәсендә көенеч китерде...  Фото: pixabay.comБактың исә, бала үскән саен...

Уф, җәмәгать, быелгы яңа ел чорыннан һаман искә килә алмый йөрим әле. Кыш бабайның тәмле бүләкләре балага сөенеч, ә миңа чын мәгънәсендә көенеч китерде... 
Фото: pixabay.com
Бактың исә, бала үскән саен яңа елны бәйрәм итү күпкә катлаулана икән. Үз фикерен җиткерергә өйрәнмәгән, җиңел генә алдата торган бер-ике яшьлек  балалар белән бер проблема да юк, югыйсә. Тик синең күзеңә генә карап торучы нәни сабый аз гына үстеме – башлана икән хәлләр.  Кыш бабай алып килгән тәмле конфет-печеньеларны тиз һәм җиңел генә яшереп куям димә. Әллә ниләр кылана, тик барыбер үзенекен эшләтә, малай.
Ә яңа ел чорында кунакка йөрүчеләр исә махсус рәвештә кулларына шул мин күралмас дәрәҗәгә җиткән тартманы тотып килә. Балалары булмаган туганнар, дуслар әле бер хәл. “Ярар, балалары юк, ата-ананың хәлен аңлмыйлар”, - дип үз-үзеңне юатасың. Ә менә әби-бабайларның да шул тартмаларга мөкиббән китүе үтерә дә сала инде, билләһи.
Бала шулай ук кимен куймый. Өйгә кергән һәр кеше янына йөгереп килеп кочаклый да, “бүләк бир”  - дип кычкыра. Мескен кунаклар нишләсен, икенче юлы теләсә-теләмәсәләр дә шоколад тотып килергә мәҗбүр булалар. Кызым минем хәлне бик яхшы аңлаган сеңлемнең кулында кәнфит-шоколад тутырылган пакет урынына уенчык күреп алгач ярты сәгатьлек истерика куптарды.  Мин исә аны юатасы урынга, чын мәгънәсендә чыгырымнан чыктым. Шоколад, кәнфитле пакетларны җыйдым да, барысын да чүплеккә болгадым. Тик ике көн дә узмады, шкафтагы әлеге буш урыннар яңа тартма-пакетлар белән  тулды.
“Нишләп әле син ул бүләкләргә шулкадәр каршы? Яңа елның бөтен кызыгы да шунда бит...” – дияр кайберәүләр.  Әлбәттә, шулай, килешәм! Бәлки мин дә аларга карата шулкадәр катгый булмас идем. Тик яңа елга бер-ике көн кала,  кызымның ирен яннары, бите  чабырып чыкты.  Алар минем өчен дөньядагы иң чибәр йөзне ямьсезләп кенә калмады, ә кызымны  кычытып та интектерде. Ни өчендер аллергиягә каршы дарулар да булышырга ашыкмады, хәтта...
Башта мин моңарга әллә ни игътибар итмәдем. Чөнки 2,5 ел эчендә балама бернәрсәнең дә, бер генә тапкыр да аллергия биргәне булмады. Шуңа күрә бу минем өчен чын мәгънәсендә көтелмәгән хәл булды.
Нәтиҗәдә исә, әлбәттә, барысына да шул кәнфит-шоколад гаепле булып чыкты. Балам аларны шулкадәр күп ашаган, күрәсең, организмы чыдамаган. Иң аянычы: хәзер кызым бер кечкенә генә кисәк конфет ашаса да, ирен яннары шундук чабыра.
Менә шул, җәмәгать. 2019 елның беренче язмасын зарланудан башладым.  Ә гомумән алганда, педиатрлар бәйрәм чорында баланы  баллы ризыклардан чикләргә киңәш итми. Бер генә чор бит, ашасыннар, янәсе. Ә менә миңа исә быел каршылар рәтенә күчәргә туры килде. Киләсе яңа елга тиешенчә әзерләнеп керергә җыенам, Алла боерса...
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев