Яшь әнигә бирелә торган иң начар киңәшләр!

Билгеле ки, бәби тугач, яшь ана бер мәлгә югалып кала: баланы ничек карарга, ничек тәрбияләргә? Башта мең дә бер сорау!  Нәкъ менә шушы чорда аны берсеннән-берсе “акыллырак” киңәшчеләр биләп ала да инде...
Фото: pixabay.com
Кемгә ышанырга: үз әниеңәме, күрше хатынгамы, китапкамы, әллә инде психологларгамы? Мин сезгә бу темага багышланган махсус  “шпаргалка” тәкъдим итәм. Бу - яшь әниләргә бирелә торган иң начар һәм зарарлы киңәшләр тупланмасы. Аны мин социаль челтәрләрнең берсендә күрдем дә, сезнең белән дә уртаклашырга булдым. Инде шактый акыллы әни буларак, кайбер киңәшләрне үземнән дә өстәдем.
Алдан ук әйтеп куям: биредә әби-бабай, апа-абый кебек гади кешеләр генә түгел, ә үзләрен белгеч буларак тәкъдим итүче психологларның киңәшләре дә бар. Ышану-ышанмау исә сезнең эш.
Яңа туган сабыйны атнага бер тапкыр үлчәп торырга кирәк. Беренче карашка, бу киңәш бик сәер кебек тоела. Аңа ышанучылар юктыр кебек. Ә бактың исә, ни өчендер күп кенә түләүле клиникаларда эшләүче педиатрлар әниләргә шундый киңәш бирә икән. Танышларым арасында шул киңәшкә колак салып, махсус бала үлчи торган җайланма сатып алучылар юк түгел. Кайсыбер урыннарда исә аны прокатка да алып торырга мөмкин. Тик белгечләрнең күбесе  баланы айга бер тапкыр үлчәү дә җитә ди.
Яхшы әни баласын, ким дигәндә, 1 яшькә кадәр имезергә тиеш. Ооо, бу минем үзәккә үткән проблема. Хәтерлисез микән, әлеге темага тулы бер язма багышлаган идем. Балам дүрт айлык вакытта “сөтем бетте”, - дип елап утыруларым һаман хәтердә. Эх... хәзерге акылым булсамы...
Баланы имезлеккә өйрәтергә ярамый, ул аның тешләрен боза. Бу шулай ук начар киңәш. Беренче айларда баланың имү инстинкты көчле була. Имезлек исә аны тынычландыра. Ике яшькә кадәр имезлек суырып та, тешләренә зыян  килмәгән балалар бихисап. Шуңа күрә “балага имезлек бирмим”, - дип үзегезне җәфаламагыз.
Бала көйсез һәм әти-әнисенә артык бәйле булып үсмәсен өчен аңа еларга вакыт бирергә кирәк. Кайбер ата-аналар шушы кагыйдәгә нигезләнеп, теге яки бу сәбәп  өчен елый башлаган балалары янына бармыйлар, аны тынычландырмыйлар. “Аргач, туктар әле”, янәсе. Чынлыкта исә бу дөрес түгел. Һәр бала уникаль. Кемгәдер тынычлану өчен әнисенең тавышын ишетү дә җитә. Ә кемнедер озак итеп кулда күтәреп йөрергә, тынычландырырга кирәк. Болай итеп баланың психикасын бозу дөрес түгел, ди белгечләр.
Яңа туган сабыйны саф һавага һәркөнне алып чыгарга кирәк. Миңа берьюлы берничә кеше шундый киңәш биргәч, чын күңелемнән ышанып, яңгырда да прогулкага йөри башлаган идем. Ярый әле вакытында башым эшләп, бу гамәлемнән туктадым. Балага нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлеген сез яхшырак беләсез. Үз күңелегезне тыңлагыз.
Сабый тизрәк йөрергә өйрәнсен өчен аны “ходунки”да йөртегез. Бу раслауның дөрес түгеллеген бик күпләрегез белә торгандыр инде. Андый киңәшне өлкән буын вәкилләре генә бирә ала. Чөнки белгечләр инде күптән әлеге җайланмаларның баланың умыртка сөяге өчен зарарлы булуын ачыклады.
Яңа туган сабыйны 3 айлык вакытта ашата башларга кирәк. Ооо, бу киңәш белән бәйле проблема мине шулай ук читләтеп үтмәде. Кызыма өч ай тулуга, әнием шуны гына көткәндәй, аңа яшелчә каптырырга кыстый башлады. Баланың ашказаны күнегергә тиеш, янәсе. Тик чынлыкта исә белгечләр балага беренче ризыкны бары тик 5-6 айда гына бирә башларга киңәш итә.
Сабыйларга кибеттә кечкенә банкаларда сатыла торган ризыкларны ашату зарарлы, өйдә әзерләгез. Шулай ук ялгыш фикер. Чынлыкта, әлеге кибет ризыгы үзең пешергәнгә карый да файдалырак булырга мөмкин. Мәсәлән, кибет яшелчә-җилек-җимешләре файдаланылган очракта. Шуңа күрә заманча педиатрларның күбесе нәкъ менә кибет ризыгына өстенлек бирергә киңәш итә.
Баланы горшокка никадәр иртәрәк өйрәтсәң, шулкадәр яхшырак. Бу – ялган! Әгәр подгузникка акчагыз жәл түгел икән, нервы бетереп  өйрәтеп тә маташмагыз. Вакыты җиткәч, бала үзе өйрәнә. Ышаныгыз: үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.
Яшь әни язмалары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Нурисә Мөхәмәтова шигырьләре «Шигырьләр язу – минем студент чорларыннан ук калган бер шөгылем. Укып чыгып мәктәптә белем бирә башлагач та бу гадәтемне ташлый алмадым».
    73
    0
    0