Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җырларга өйрәнеп буламы?

Синең дә җырларга өйрәнәсең киләме? Алайса, «Апуш» балалар театр студиясенең чираттагы дәресе белән таныш. Биредә вокал укытучысы Лилия апа Зәйнуллина кызыклы күнегүләр күрсәтә.

 

 

Синең дә җырларга өйрәнәсең киләме? Алайса, «Апуш» балалар театр студиясенең чираттагы дәресе белән таныш. Биредә вокал укытучысы Лилия апа Зәйнуллина кызыклы күнегүләр күрсәтә.

Вокал нәрсә ул?

Вокал ул – җырлау, тавышың белән көйләр башкару осталыгы. 

Сәләте булмаган кешене җырларга өйрәтеп буламы? 

Әлбәттә, була. Кайвакыт музыкага сәләте булмаган кешеләр очрый. Әмма андый очракта да махсус күнегүләр ярдәмендә тавышны куярга мөмкин. Бер нотадан башлап, көн саен ноталар санын арттырып барырга кирәк. Менә шулай шөгыльләнә-шөгыльләнә, кеше әкренләп җырлый башлый.

Артистның музыкаль белеме булырга тиешме?

Күп очракта артислар музыка мәктәбен тәмамламаган була. Ә спектакльләрдә төрле җырлар башкарырга туры килә. Шуңа без артистлар белән ноталар өйрәнүдән башлап, алга таба төрле такмаклар, халык җырлары, композиторлар иҗат иткән җырларны өйрәнәбез. Артист өчен ишетү сәләте, көйли белү, матур тембр һәм дөрес сулыш ала белү мөһим.

Минем, тавыш белән түгел, ә күкрәк белән җырларга кирәк, дигән сүзне ишеткәнем бар. Дөрес сүзме бу?

Һәр кешенең 3 регистры бар: баш, урта һәм күкрәк регистры. Әгәр баш регистры белән генә җырласак, тавыш бик нечкә булып чыгачак. Ничек сөйләшәбез, шулай җырларга кирәк! Ә без күкрәк регистры белән сөйләшәбез, димәк, шулай җырлау да дөрес булыр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев