Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел

Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрен бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Сәгать
Сәгать суга: «даң, даң!..»
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.

Сикереп торды марат,
Күрә –  эшләр харап.
Тагын соңга калган,
Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: «келт, келт!..»
–  Тиз бакчага кит, кит!..
Марат аңа дәшә:
–  Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: «диң, диң!..»
–  Мин бит туктый белмим.
Моннан ары: «зиң, зиң!»
Миңа карап йөр син!..

Беренче дәрес

Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.

Мәктәп өр-яңа,
Анда парталар,
Алар күңелне
Эчкә тарталар.

Кулыбызда безнең
Яңа әлифба.
Менә монсы «а»,
Менә монсы «ба».

Без хәрефләрдән
Сүзләр ясыйбыз,
Шуннан соң җырлап
Укый башлыйбыз:

Ат,
ата,
арта,
Ат арба тарта.
Ата-аналар
Атта баралар.

Нинди зур бәхет,
Нинди үзгәреш!
Бигрәк күңелле
Беренче дәрес!

Карак песи

Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:

–  Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!

Песи күргәч күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.

Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән ак майны!

–  Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев