Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

17 сыйныф карантинга ябылган

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикадагы 10 мәктәптә 17 сыйныф карантинга ябылган.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикадагы 10 мәктәптә 17 сыйныф карантинга ябылган. Укучылар салкын тиюдән булган авырулар сәбәпле мәктәпкә йөрми. Казанның 7 мәктәбендә 12 сыйныф карантинда. Менделеев районындагы ике мәктәптә дүрт сыйныф, Әгерҗе районында бер сыйныф әлегә укудан туктап тора. Хәзерге вакытта барлыгы 371 бала карантинда, дип хәбәр итә министрлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев