Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

18 сентябрь - сайлау. Кайда? Ничек? Нәрсәгә?

Россия Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясе финиш сызыгына якынлаша. Быелгы сайлауларда Татарстанда яшь буынның гражданлык активлыгына зур өмет баглана, чөнки сайлаучыларның 30 проценты – 35 яшькәчә...


%d0%b2%d1%8b%d0%b1%d0%be%d1%80%d1%8b
Россия Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясе финиш сызыгына якынлаша. Быелгы сайлауларда Татарстанда яшь буынның гражданлык активлыгына зур өмет баглана, чөнки сайлаучыларның 30 проценты – 35 яшькәчә яшьләр.


Чакырулар таратылды
18 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дә Татарстанда 2812 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак. Хастаханә, шифаханә, вокзал һәм аэропортларда, тикшерү изоляторлары кебек кешеләр вакытлыча була торган урыннарда да тавыш биреп булачак – барлыгы 48 шундый участок эшләячәк. Закон шартлары миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә сайлау участокларын видеокүзәтү белән тәэмин итүне таләп итә, шуңа күрә Казандагы 415 участокта видеокамералар урнаштырылачак.
– Бөтен участокларның дә эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган, комиссия әгъзалары әзерлек узды. 16 сентябрьгә кадәр сайлау участокларына сайлау бюллетеньнәре кайтарылачак. Безнең төп бурыч – сайлауларның нәтиҗәләре шик уятырлык булмасын, барысын да законлы, ачык итеп оештырып чыгу. Сайлаулар көнендә муниципаль хакимиятләр, хокук саклау органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне юк итү хезмәтләре белән хезмәттәшлектә эшләячәкбез. Участок комиссияләрендә сайлаучыларның тәгаенләнгән исемлекләре бар, шушы көннәрдә аларның хезмәткәрләре һәр йорт-фатирны йөреп чыгып, сайлауларга чакыру таратты, – дип хәбәр итә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
Сайлаулар һәм сайлау участоклары турында мәгълүматларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтыннан да белергә була. Шулай ук “кайнар линия” эшли: (843) 2928514, 2925642. Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, телефон аша соңгы вакытта 20 мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 11 очрагында агитация кагыйдәләрен бозуга зарланганнар, ләкин тикшергәч, ул фактлар расланмаган. “Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Ләкин еш кына кешеләрнең моң-зары хискә бирелүдән, законнарны белмәүдән килә”, – дип искәртә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Быел Татарстанда 33 мең егет һәм кыз үз гомерендә беренче тапкыр сайлауларда катнашачак, алардан 29 кешегә сайлау көнне – 18 сентябрьдә 18 яшь тула.

 
 
Мәгълүмат intertat.ru сайтыннан
Фото news.tpu.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев