1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Бүген, 1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр!
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!
Иң куанычлысы – сөенечле мизгелләр, көтеп алган каникуллар сезоны башланды. Җәй айларын истә калырлык, кызыклы һәм иң мөһиме файдалы итеп үткәрегез!
Бәйрәм белән!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сезгә нинди эт кирәк? 2 июль – Бөтендөнья эт көне
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.