Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

4 ТЫЛСЫМЛЫ СОРАУ

Еш кына дөнья куып, без балаларыбыз белән иркенләп сөйләшергә дә вакыт тапмыйбыз. Шуның аркасында әти-әни һәм бала арасында бушлык барлыкка килергә дә мөмкин. Бу хәлне булдырмау һәр ата-ананың бурычы....


Еш кына дөнья куып, без балаларыбыз белән иркенләп сөйләшергә дә вакыт тапмыйбыз. Шуның аркасында әти-әни һәм бала арасында бушлык барлыкка килергә дә мөмкин. Бу хәлне булдырмау һәр ата-ананың бурычы.
Галимнәр ачыклаганча, без көне буена бала өчен нибары 12,5 минут вакытыбызны сарыф итәбез. Әле шуның 8,5 минуты төрле гаепләүләргә, каршы килүләргә китә. Бары тик 4 минуты гына дустанә аралашуга кала! Бу бит коточкыч!
Язучы, психолог Джейми Харрингтон әлеге хәлдән чыгу юлын тәкъдим итә. Ул балага һәр көн саен бирелергә тиешле 4 сорау булуын әйтә.
Менә ул сораулар:
1. Синең көнең ничек үтте?
Әлбәттә, бала бу сорауга кыска итеп “яхшы” дип җавап кайтарырга да мөмкин. Шул ук минутта аннан барысын да сөйләтергә ашыкмагыз. Үзегезнең көнегез ничек узуы турында әйтегез. Сезне кызыксынып тыңласа, озакламый ул да үз хис-кичерешләре, көне буена җыелган серләре турында сөйләр.
2. Дусларыңның хәлләре ничек?
“Миңа иң якын дустың турында сөйлә әле? Менә бу дустыңның кайсы сыйфатын үз итәсең? Мине үзеңнең дустың дип саныйсыңмы? Кайсы дустың белән горурланасың? Ни өчен?” Бу һәм башка сорауларны биреп, балагызның дуслары турында фикерләрен белешергә мөмкин. Әлбәттә бу сорауларның барысын да бер вакытта биреп бетерү дигән сүз түгел.
3. Бу көн эчендә синең белән нинди яхшы вакыйгалар булды?
Балагыз яраткан уенчыгын ваткан көнне дә күңелле вакыйгалар белән бизәп, аның кәефен күтәрергә мөмкин. Өйдә яки урамда аның белән бергә кызыклы уеннар уйнап, бергәләп тәмле ризык әзерләп, кинотеатрга барып, вакытны файдалы да, рәхәт тә үткәреп була.
4. Сиңа минем ярдәмем кирәкме?
Вак-төяк мәшәкать белән әти-әнисен борчырга өйрәнмәгән балалар була. Еш кына авыр хәлдә калган очракта да ярдәм сорарга кыенсынырга мөмкин алар. Шуңа күрә әледән-әле балага булышырга тырышыгыз. Бүлмәсен җыештырышу, өй эшләрен әзерләшү кебек эшләрдә ярдәм тәкъдим итегез. Әмма бу бала өчен бар эшне дә эшли башлау дигән сүз түгел.
Бала белән сөйләшкәндә аны игътибар белән тыңлау зарур. Шулай ук баланы кочаклау, үбеп алу турында да онытмаска кирәк. Яратуыгызны тою аның өчен бик мөһим. Әгәр ул сезнең белән сөйләшергә теләгән чакта кәефегез булмаса яки арган булсагыз, аңа бу хакта ипләп кенә аңлатыгыз һәм соңрак сөйләшергә сүз бирегез. Вәгъдәгезне үтәргә онытмагыз.
Балаларыбыз – тормышыбызның яме. Алар өчен үткән вакытны кызганмасак иде.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев