Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

6 гимназия белән дуслаштык!

«Сабантуй» журналы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 гимназия укучылары белән очрашты.

«Сабантуй» журналы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 гимназия укучылары белән очрашты. Башлангыч сыйныфта белем алучы сабыйлар татар басмаларын яратып укыйлар икән. Тик араларында мондый журнал барлыгын белмәүчеләр дә бар. Очрашу алар өчен икеләтә куаныч китерде.

Баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова балаларга басманың тарихы, бүгенге сәхифәләре турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Нәни дусларыбызга “Zooдөнья”, “Тәҗрибә”, “Табигать” сәхифәләре аеруча хуш килде. Әлеге сәхифәләр өчен әзерләнгән махсус видеоларны карап, сорауларга җавап бирделәр. Иң активлар “Сабантуй” журналына ия булды. Укучылар "Сәйдәш остаханәсе”ндә китап кыстыргычы ясады. Ниндине генә әле!  Журналның герое – шук, җитез егет Шәвәли рәсеме төшерелгәнне!

Баклашова Ольга Николаевна җитәкләгән гимназиядә бүгенге көндә 2 меңнән артык бала белем ала. Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче, татар теле өчен янып йөрүче укытучыларны күреп, күңел шатланып кайтты. Балалар да туган телдә иркен сөйләшәләр, талантлылар.

“Сабантуй”  укучылары белән мондый очрашу үткәрүдә ярдәм иткән мәктәп коллективына, аерым алганда, гимназиянең директор урынбасары Гөлшат Гариповага рәхмәтебезне җиткерәбез. Гимназия белән дуслык җепләре киләчәктә дә ныгыр, укучыларыбыз тагын да артыр дигән теләктә калабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев