Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага тагын кем “Әннә!” ди?! /фото, видео/

Шушы көннәрдә җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмына кызыклы бер видео урнаштырды. Анда бер яшьлек сабый җырчының дискына һәм плакатына карап, “Әннә! Әннә!” дип кабатлый. Әнисенең: “Кая әннә бул...

Шушы көннәрдә җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмына кызыклы бер видео урнаштырды. Анда бер яшьлек сабый җырчының дискына һәм плакатына карап, “Әннә! Әннә!” дип кабатлый. Әнисенең: “Кая әннә булсын инде ул, улым?! Апа!” дигәненә дә карамыйча, үз сүзен исбатлавын дәвам итә малай. Чыннан да, әлеге әнинең тавышы да, төс-кыяфәте дә бераз Илсөянекенә тартым түгелме соң? Сез ничек уйлыйсыз?
[embed]https://www.instagram.com/p/BQ6XsAhF8DY/?r=wa1[/embed]

– Әлеге баланың әнисе кул эшләре белән шөгыльләнә. Искитмәле әйберләр ясый, – диде Илсөя ханым. – Мин аннан шактый әйберләр ясаттым инде: алка, чәчкә ободок... Ә менә малаен бердә күргәнем юк иде. Әлеге видеоны җибәргәч тә, ул баланы тешләп яратасы килде, – ди җырчы яшь фанаты турында.



 
Сабыйның әнисе Гүзәлия Хасанова белән дә элемтәгә кердек. Менә ул нәрсәләр сөйләде:

– Без үзебез Казанда яшибез. Улыбызның исеме – Булат. Аңа – 1 яшьтә 6 ай. Телевизордан татар артистларының җырларын тыңларга ярата. “Татар, татар” дип гел җыр кабыздырта. Иң яраткан җырчысы, әлбәттә, Илсөя Бәдретдинова. Клипларын караганда да “Әннә” ди, кушылып бии, җырлый. Башка балалар кебек мультфильмнар карарга яратмый. Бик актив, таныш булмаган кешеләрне күргәч тә, оялып тормый. Үз яше өчен бик акыллы бала, бөтен нәрсәне аңлый. Үзебез дә шаккатып куябыз кайчак. Туганнар: “Артист булыр бу. Ничек җырлап-биеп арымый?” – дип көләләр.



Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев