Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

77 миллион “бишле”

“Электрон журнал һәм көндәлек” республика модулендә 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 1 июненә кадәр барлыгы 182 миллион 431 мең 152 билге куелган.

Бу уку елында Татарстан укучылары әнә шул кадәр “бик яхшы” билгесе алган. “Электрон журнал һәм көндәлек” республика модулендә 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 1 июненә кадәр барлыгы 182 миллион 431 мең 152 билге куелган. Шуларның 77 миллион 574 мең 350се – “бишле”, 65 миллион 223 мең 983е – “дүртле”, 33 миллион 354 мең 911е – “өчле”. “Икеле”не исә укытучылар 6 миллион 277 мең 908 мәртәбә куйган.

Иң күп “бишле”ләр – Алабуганың 10нче мәктәбендә. Ә менә Аксубай, Актаныш, Балтач, Биектау һәм Мамадыш районнарының берничә мәктәбендә йә укытучылар бик мәрхәмәтле, йә укучылар бик белемле – бу мәктәпләрдә бер генә “икеле” дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев