Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июльдә Татарстанда бөтен Россиядәге кебек үк "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләп үтелә. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.Шул...

8 июльдә Татарстанда бөтен Россиядәге кебек үк "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләп үтелә. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.
Шул уңайдан ТР Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева тәбрикләү сүзләре җиткерде.
Бу чагыштырмача яшь бәйрәм. Аны 2008 елда бәйрәм итү башланды, тик безгә ул гасырлар аша узып килде.

Әлеге бәйрәмнең популярлыгы һәм аңа ихтыяҗ елдан-ел арта, бу бәйрәм күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре гаилә һәм мәхәббәт икәнен раслап тора. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйләүче, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклаучы булып хезмәт итә.

Форсаттан файдаланып, республика халкын һәм кунакларны Татарстанның барлык муниципаль оешмаларында бу көннәрдә узачак масштаблы чараларда катнашырга чакырам.
Үз балаларын гына түгел, ә тәрбиягә алганнарын да лаеклы тәрбияләүче барлык ата-аналарга рәхмәт белдерәм һәм аларны, күпбалалы гаиләләрне, күпьеллык гаилә тормышы стажы булган гаиләләрне, яшь гаиләләрне һәм гаилә корырга әле җыенучыларны чын күңелдән котлыйм.
Сезнең гаиләләрдә һәрчак мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, билгеләнгән планнар уңышлы тормышка ашырылсын! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм олы гаилә бәхете телим! – диелә котлауда.
Кызганычка каршы, соңгы елларда таркалган гаиләләр саны арта. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Шулай да, гаилә корган яшь парлар әлеге адымның җаваплылыгын аңласыннар иде. Чөнки, әти-әнинең аерылышуын бала бик авыр кичерергә мөмкин. Бәлкем, беренче карашка ул алай тоелмыйдадыр, әмма баланың нечкә күңелендә бу тирән яра булып, әле күп еллар сакланып, киләчәк тормышына да йогынты ясый ала.
Гаилә кору – җиңел, аны саклап кала алу, янәшәңдә булган тормыш иптәшеңне, балаларыңны бәхетле итү күпкә авыррак. Ләкин, бары гаиләле, балалы кеше генә үзен чын мәгънәсендә бәхетле дип атый аладыр.
Әти-әнисе бәхетле булган бала гына бәхетле була, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән ата-ана гына сабыйларының тормышын шатлык-сөенечкә күмәчәк. Якыннарыбызга игътибарлы булыйк: буш вакытыбызга, матур, җылы сүзләргә саран булмыйк. Еш кына, нәкъ менә янәшәдәге туганнарыбыз ярату сүзләренә мәхрүм булып кала бит... Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген,тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә язсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев