Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне.

8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, дәү әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлыйбыз! Язгы чәчәкләр исе белән бергә тормышыгызга шатлык һәм иминлек керсен!

Әниләр бәйрәме 

Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.

– Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!

Саҗидә Сөләйманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев