Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

9 яшьлек кызга медаль биргәннәр

Мордовиядә яшәүче икенче сыйныф укучысы Настя Чулкова Россия Тикшерү комитетының “Батырлык һәм кыюлык” медале белән бүләкләнгән.

Мордовиядә яшәүче икенче сыйныф укучысы Настя Чулкова Россия Тикшерү комитетының “Батырлык һәм кыюлык” медале белән бүләкләнгән.

Март башында 9 яшьлек кызның боз астына киткән сыйныфташын коткаруы турында күп кенә мәгълүмат чаралары хәбәр итте. Ул чакта Настя, дусты Данила белән, елга буенда балыкларны күзәткән. Малай, кызыксынып, якынрак барган. Шул чак боз ярылып, Данила салкын суга бата башлаган. Настя югалып калмаган – дустын судан тартып чыгара алган. Аның бу гамәле – кыюлык һәм бәлагә тарыган кеше язмышына битараф калмау үрнәге, диләр Тикшерү комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев