Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

А-ууу, яшь язучылар, сез кайда?

Быел “Глаголица” бәйсез әдәби премиясе мастер-классларында күбрәк бала катнаша алачак. Оештыручылар бәйгегә юлланган 100 иң яхшы эшнең авторларын Казанда узачак әдәби сменага чакырырга җыена.

Быел “Глаголица” бәйсез әдәби премиясе мастер-классларында күбрәк бала катнаша алачак. Оештыручылар бәйгегә юлланган 100 иң яхшы эшнең авторларын Казанда узачак әдәби сменага чакырырга җыена.

“Глаголица” премиясе – татар һәм рус телләрендә уздырылучы дөньякүләм бәйге. Анда алты ел эчендә Россиянең 67 төбәгеннән, Үзбәкстан, Кыргызстан, Латвия, Финляндия, Кытай, Австралия һәм башка чит илләрдән 4 меңнән артык бала катнашырга өлгергән инде. Быел бәйге җиденче тапкыр үткәреләчәк. Хәзерге вакытта аңа 300гә якын эш кабул иткәннәр. Яшь язучылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород шәһәрләрендә, Чувашстан, Башкортостан, Мордовиядә, Краснояр краенда аеруча күп икән. Ә менә финалы Казанда узачак бәйгедә Татарстан укучылары, никтер, сирәк катнаша, дип зарлана оештыручылар.

Югыйсә, бәйгенең шартлары һәм бүләкләре дә бик кызыклы. “Глаголица” – коммерция проекты түгел, шуңа да монда оештыру кертемнәре каралмаган. Ә премиянең приз фонды 1,5 миллион сум! 100 бала танылган язучылар белән мастер-класслар үткәреләчәк әдәби сменага чакыру ала. Моннан тыш, сезонның иң яхшы әсәрләрен туплаган альманах нәшер ителәчәк. Җиңүчеләргә 30 электрон планшет, 30 китаплар тупланмасы бүләк итәчәкләр. Ә менә гран-при ияләре “Бәллүр ябалак”ка ия булачак. Аны әлеге бәйге өчен махсус, Гусь Хрустальный шәһәрендәге ике гасырдан артык тарихы булган заводта җитештерәчәкләр.

Бәйгедә 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр укучылар катнаша ала. Әдәби әсәр проза, поэзия, эссе яки әдәби тәрҗемә номинацияләренең берсендә иҗат ителгән булырга тиеш. Катнашучылар www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәлеп, анкета тутыра һәм эшләрен шәхси кабинетларына урнаштыра.

Әгәр синең дә күңелең иҗатка тартыла икән, ашык: гаризалар 2020 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә! Бәлки, “Бәллүр ябалак” нәкъ менә синеке булыр?!      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев