Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Актаныш укытучылары белән күрештек

Ел ахыры сәяхәтләргә бай булды.

Ел ахыры сәяхәтләргә бай булды. Күптән түгел Актаныш районында очрашуда катнаштык.

Татарстаннның  иң чигендә урнашкан Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Балалар өчен нәшер ителүче газета-журналлар аша яшь буында үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләү» темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының республикакүләм семинары оештырылды. Мондый чарадан без дә читтә кала алмадык.  Укучыларыбыз һәм мөгаллимнәр белән очрашу һәрвакыт югары нәтиҗәләргә китерә – укучыларыбыз арта, элемтә ныгый. 5 сәгатьлек озын юл да безне куркытмады. Казаннан караңгы таңда кузгалсак, Аккүзгә килеп җиткәндә көн яктырды,  мәктәп ишегалдында үсеп утыручы төз чыршылар безне каршы алып, гыйлем  бинасына озатты.

Мәктәп тугызъеллык кына булса да, үзенең төзеклеге, чисталыгы белән таң калдырды. Әлеге мәктәпнең башкарган эшләре дә сокландыргыч. «Кулларыннан гөлләр тама» дип аталган, укучыларның һәм әти-әниләрнең кул эшләреннән торган күргәзмә игътибарны аеруча җәлеп итте.

Семинар Аккүз балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең чыгышы белән башланып китте. Соңыннан безне рәсем укытучысы Л.Н. Шәйдуллина үзенчәлекле дәрескә чакырды – «Саваннада кояш батуы» дигән темага мастер-класста катнаштык. Башлангыч сыйныф укучылары «Шалкан» әкиятен – рус телендә, ә менә югары сыйныф укучылары инглиз теле укытучысы Н.Х. Гилванова җитәкчелегендә «Хәзинә утравы» дип аталган әсәрне инглиз телендә  сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Семинар укучыларның җыр-бию, нәфис сүзләре һәм баянда уйнавы белән бергә үрелеп барды. «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларындагы сәхифәләр, укучылар өчен үткәрелүче бәйгеләр белән укучыларны һәм район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларын «Сабантуй» журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова һәм «Салават күпере»  журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева таныштырды.

Актаныш мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Г.М. Мусина балалар өчен нәшер ителүче журналлар белән эшчәнлек дәвамлы булуын теләде. Актаныш белән дуслык җепләре ныгып, каләм чарлаучы укучыларның иҗат җимешләре дә журналларыбызда урын алсын дигән теләктә калабыз. Мондый тирән эчтәлекле семинар үткәргәннәре өчен Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесенә һәм мәктәп коллективына рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев