Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Алка! Алка!» – футболда да алка буламы?!

Җанатарларның «Алка! Алка!» дип кычкырганнарын хоккейда гына түгел, футболда да ишетергә мөмкин. Иң кызыгы, болай дип әйтү беренче тапкыр 1961 елның 19 июнендә узган футбол матчында яңгырый.Сугыштан с...

Җанатарларның «Алка! Алка!» дип кычкырганнарын хоккейда гына түгел, футболда да ишетергә мөмкин. Иң кызыгы, болай дип әйтү беренче тапкыр 1961 елның 19 июнендә узган футбол матчында яңгырый.

Сугыштан соңгы елларда спортчының җәй көне футбол клубы өчен, ә кыш көне хоккей ярышларында катнашуы гадәти хәл була. Мәсәлән, хоккейчы-футболчы Всеволод Бобров 1952 елда җәйге Олимпиадада СССРның футбол буенча җыелма командасы капитаны була, ә дүрт елдан хоккей командасы составында олимпия чемпионы булуга ирешә.
Танылган совет хоккейчысы Борис Майоров та футбол турында онытмый. Хоккей буенча дөнья беренчелеге призеры 1961 елда «Спартак» футбол камандасы составында уйный. 19 июнь көнне барган уенда, җанатарларның берсе, танылган хоккейчыны күреп: «Борис! Алка! Алка!», – дип кычкырып җибәрә. Бу уенны карарга язучы Лев Абрамович Кассиль дә килгән була. Матчтан соң, ул «Алка! Алка!» дигән өндәүне футболчыларны һәм хоккейчыларны куәтләү өчен кулланырга тәкъдим итә.
Күп еллар бу сүзләр совет һәм чит ил стадионнарында яңгырый. Хәзер сирәгрәк кулланылса да, аны ара-тирә ишетергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, профессиональ хоккей алкаларын бүген 5 илдә: Россия, Канада, Кытай, Чехия һәм Словакиядә эшлиләр.
Уен алдыннан алканы суыткычта тоталар. Болай иткәндә, ул тагын да ныгый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев