Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Аллаһка ышаныргамы, Кыш бабайгамы?!"

Роза Әдиятуллина ике мәктәп укучысының сөйләшүенә тап булган. “Аллаһ юк ул. Менә мин Кыш бабайга ышанам, ел саен мине теләгән бүләкләргә күмә”, дигән малайларның берсе.“Татарлар” тапшыруын алып баручы...

Роза Әдиятуллина ике мәктәп укучысының сөйләшүенә тап булган. “Аллаһ юк ул. Менә мин Кыш бабайга ышанам, ел саен мине теләгән бүләкләргә күмә”, дигән малайларның берсе.

“Татарлар” тапшыруын алып баручысы, “Яшь ТНВ” редакторы Роза Әдиятуллина 2 яшьлек улы Алихан белән урмада йөргәндә, кызыклы хәлгә тап була. Бу турыда Розаның үзеннән сөйләттек:
- 2-3 сыйныфта укучы ике малай сөйләшә иде. Берсе әйтә: “Минем әни Аллаһы Тәгаләне төшендә күргән”. Икенчесе: “Шуннан?! Ул бит аның чын икәнен расламый. Аллаһ юк ул. Менә мин Кыш бабайга ышанам, ел саен мине теләгән бүләкләргә күмә”, ди. Шунда беренчесе тагын: “Аха, Аллаһ ничек булмасын, без яшәгән җиһанны кем төзеде соң”, – дип күтәрелде. Икенче малай югалып калмады: “Кем, кем, төзүчеләр”, – дип кырт кисте. Шушы малайларны тыңлагач, кич мәктәптән кайткан кызым Алисәдән: “Кызым, ә җиһанны кем булдырган?” дип сорарга булдым. Алисә: “Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә. Син белмисең мени, әни?” – дип гаҗәпләнде. “Беләм, кызым, беләм”, дидем дә тыныч сулап куйдым. Димәк, ышана. Димәк, без дөрес юнәлештә. Шөкер, гаиләбездә шулай куелган. Ашаганнан соң, “Аллаһ әкбәр” диябез, “Аллага шөкер”, “Алла боерса” дип сөйләшәбез. Улым әле сүзе белән әйтә алмаса да, ашаганнан соң гел ике куллап битен сыпырып куя. Алисәнең бер буш минуты да юк. Гел хәрәкәттә, укый, музыка мәктәбенә йөри, курайда уйный. Бию белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, вокаль ансамблендә җырлый. Һәрьяктан да сәләтле шәхес тәрбияләргә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев