Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Алтын каләм"дә I урын алган Чулпан Гарифуллина уңыш серләре белән бүлешә

Татарстаныбызда ел да “Алтын каләм” республика фестивале оештырыла. Ул 7 юнәлештә уза — рус матбугаты, татар матбугаты, фото берләшмәсе, радио берләшмәсе, телевидение берләшмәсе, рr һәм җәмәгатьчелек...

Татарстаныбызда ел да “Алтын каләм” республика фестивале оештырыла. Ул 7 юнәлештә уза — рус матбугаты, татар матбугаты, фото берләшмәсе, радио берләшмәсе, телевидение берләшмәсе, рr һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар, басма матбугатта дизайн һәм верстка.
 
Быел ул 21нче тапкыр үткәрелде. Фестивальдә  журналист булырга хыялланган 110 укучы катнашты. Алар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде: төрле мастер-класслар, кызыклы очрашулар, Казанга барулар. Июль башында бәйгенең җиңүчеләре дә билгеле булды. Фестивальнең татар журналистикасы номинациясендә гран-при иясе Актаныш егете Илгиз Шәкүров дип табылды. Моның турында без инде хәбәр иткән идек. “Алтын каләм”нең җиңүчеләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
7
 
Кайбыч районыннан килгән Чулпан Гарифуллина, “Алтын каләм” фестивалендә өченче ел рәттән катнашып, I нче урынга лаек булды. 2015 елда Чулпан икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән иде. Быел ул фестивальдә үзен редактор буларак та сынап караган һәм тырышлыгы да югары бәяләнгән. Чулпанның  язмалары район газетасында дәими чыгып бара. Шулай ук, Кайбыч районына багышланган китапка да аның өлеше кергән.
 
7
 
- Чулпан, журналистика белән кайчан кызыксына башладың?
- Журналистика белән танышуым мәктәп елларыннан, ә дөресрәге 7-8 нче сыйныфта укыганда башланды. Башта жыр-бию белән шактый гына шөгыльләнеп килдем, аннары күңел кайтты да, үземне бүтән өлкәдә сынарга булдым. Язу эше, үз фикеремне язып әйтә алу җәлеп итте мине. Яңа дөнья ачкан кебек булдым! Иҗат шулай үзенә тартты инде.
Иң элек мәктәп газетасына яза идем, аннары район газетасына да ижади эшләремне юллый башладым. Билгеле, талантымны күреп алган укытучыларыма рәхмәтем зур. Нурания Фоатовна белән башланып киткән иҗат юлым Резеда Тависовна белән дәвам итте. Хәзер инде мөстәкыйль. Киләчәгемне журналистика белән бәйләргә исәп.
- Җиңүләргә илткән иҗади юлың нинди булды?
- Жиңел булмады, беренче коймак төерле була бит ул. Язмалар чиле-пешле килеп чыга иде, редакторлар төзәтмәләр кертеп, үзгәртеп бетергән очраклар да булды. Әмма кул ияләшә икән: хәзер ялгышлар, төзәтмәләр юк диярлек.
Бер цитата укырга туры килде, анда болый диелгән: “синең төп каршылыгың дошманнарың түгел, ә якын кешеләрең". Ничек кыен яңгырамасын, бу шулай. Хыялы булган кеше ялгызак була дип саныйм. Дошманнар хыялны жимерми, ә конкуренция барлыгын гына күрсәтә, ә менә якын кешеләр, дуслар да, кайбер очракта  әти-әниең дә син сайлаган юлны кабул итмәүләре бар.
Бер урында туктап торырга кирәкми. Максатың бар икән - алга, бернигә карамыйча алга!
 
чулпан
- Чулпан Гарифуллина - кем ул? Гомумән, нәрсәләр яратасың, буш вакытларыңны ничек үткәрәсең?

- Буш вакытымны китаплар укып үткәрәм. Мәгънәле кинолар карарга, жырлар тыңларга яратам.  Үземне кире һәм тиз кызып китүчән дип саныйм. Горурлык та юк түгелдер. Әмма гаепле булсам, шул ук вакытта гафу сорыйм, моны түбәнлеккә санамыйм. Йомшак күңеллемен.
Һәрдаим камиллеккә омтылырга кирәк дип уйлыйм. Шуңа күрә үземнең дә күп нәрсәләргә өйрәнәсем килә: гитара да уйныйсы, телләр өйрәнәсе, фотография төшерү серләрен үзләштерәсе.
- Уңышларның сере нидә дип уйлыйсың, Чулпан?
- 50:50 приницибында. 50% тырышлык һәм 50% талант.
- Синең кебек хыяллары, максатлары булган укучыларыбызга нинди киңәшләр, теләкләр әйтер идең?
- Һәр кеше хыяллар, максатлар белән яши. Әмма кайвакыт үз-үзеңә ышанмау, курку, икеләнү хисләре дә туарга мөмкин. Бу нормаль күренеш дип саныйм. 1 нче сыйныфта укыганда мин укытучы, ә балалар бакчасына йөргәндә египтолог булам дигән идем! (көлә) Хыяллар үзгәрә бит ул.  Әле сез эзләнүдә. “Җаны теләгән елан ите ашаган”, ди. Әгәр чын-чынлап "менә бу минеке!", дип уйлыйсыз икән, ялгышмассыз.
Мәктәп яшеннән чыгуга бик күп проблемалар белән очрашырга туры киләчәк. Бу вакытта нык һәм сабыр булыгыз, дияр идем. Тормышның иң вак нәрсәләреннән дә тәм табып, елмаеп һәм бүтәннәргә дә елмаю өләшеп яшәргә кирәк. Зур үсәргә ашыкмагыз, күңелегез самими һәм саф калсын.
- Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә сиңа иҗади уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев