Җамала Кырым халкының ачы язмышы турында җырлады

1944 нче елның 18 нче мае кырымтатарларының депортацияләнгән көне буларак тарихка кереп калган.“Евро­виде­ние-2016" бәйгесендә Украина өчен чыгыш ясаган Сусанна Җамаладинова (Җамала) “1944” дип аталган җыры белән беренче урынны яулаганын һәркем белә. Ул башкарган Кырым халкының депортациясе турындагы җырны  сәясәт белән бәйләп караучылар да бик күп булды.
Җамала исә “Евро­виде­ние”­дә катнашуын болай дип аң­латты:
– Бәйгедә катнашу – беренче чиратта, зур ауди­то­рия­гә 1944 елда минем гаи­ләм, кырымтатар халкы белән булган фаҗига турында сөйләү мөмкинлеге. Минем өчен бу бик мөһим, чөнки Европада әлеге фаҗи­га хакында күпчелек халык белми, әлеге мәсьәлә беркайчан күтәрелмәде дә. Бу җыр­ны мондый хәлләр башка кабатланмасын өчен җыр­ларга кирәк. Мин үзем Кыргызстан­ның Ош шәһәрендә сөрген­лектә тудым. Әтием – кырым татары, әнием – әрмән.
Җырлау дигәннән, Россия ягы бәйге җитәкчелегенә кырымтатар халкының депортациясе турындагы җыр­ны евросонгка үткәрмәскә дигән тәкъдим белән чыккан. Бу тәкъдимгә карата җырчы: “Анда сәясәткә катнашы булган бер генә сүз дә юк. Җыр мәхәббәт, сагыш хакында, анда хәтта булган хәлләргә карата үпкә дә таба алмассыз”, – дип җавап биргән.
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимул­лина да Җамала чыгышына сәясәткә бәйләмичә бәя бирә:
– Бу җыр миңа бик ошый. Мин аны беренче тапкыр 2003 елда “Сөембикә варислары” дигән бәйгедә ишеттем. Ишеттем генә түгел, без аны ятладык һәм иң соңын­нан барыбыз бергә җырладык. Бик тәэсир иткән, күңелемә сеңеп калган иде ул. Ә Җамаланы 2008 елдан беләм. “Новая волна” бәй­ге­сендә катнашкан вакытта аның өчен җан аткан идем. Ул – бик талантлы җырчы. Россия өчен чыгыш ясаган Сергей Лазаревның да чыгышы матур булды. Хәтта аны беренче урын алыр дип тә көткән идем. Тамашачы һәм жюри фикере Җамаланы беренче урынга чыгарды. Гадел бәя дип уйлыйм. Җамала чыгышының сәяси төсмер алачагын да уйлаган дип беләм, алар һәрберсе нинди адымга барганын бик яхшы белә. “Евровидение” элек-электән сәнгать бәйгесе генә түгел, аңа сәясәт тә катнаша. Кабатлап әйтәм, Җамала чыгышын сәясәткә бәйләп карыйсым килми. Ул сәнгати яктан бик көчле чыгыш ясады.
Чыннан да, Җамала чы­гы­шының нигезен тәшкил ит­кән “Әй гүзәл Кырым” җырын Татарстанда беләләр. Аны Гөлзада Сафиуллина, танылган журналист Флера Низамова башкаруында ишеттек һәм яратып өлгердек. Сагыш тулы җырда, чыннан да, халык язмышы чагылган.
Белешмә "Ватаным Татарстан" гәҗитеннән алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры.  Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
    2400
    0
    1