Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Аноним "почмак"ка яңа хат килеп төште! [сорау-җавап]

"Исәнмесез! Минем күңелне борчыган менә шундый соравым бар: авыр минутта сез кайгыгыз белән бүлешер өчен, иң беренче чиратта, кемгә күңелегезне бушатасыз? Кем белән эчке серләреңне уртаклашырга була?П...

"Исәнмесез! Минем күңелне борчыган менә шундый соравым бар: авыр минутта сез кайгыгыз белән бүлешер өчен, иң беренче чиратта, кемгә күңелегезне бушатасыз? Кем белән эчке серләреңне уртаклашырга була?
Психолог киңәше:" Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен, дигән мәкалә бар безнең халыкта. Әйе, авыр минутларда кемгә барып бушанырга белмисең, бөтен кеше дә синең моң-зарыңны тыңларга әзер түгел бит. Укучым, синең мәктәп яшендәге бала булуыңны исәпкә алып, шуны әйтә алам: синең иң төп таянычың - гаиләң. Әти-әниең, туган-тумачаң сине һәрвакыт тыңларга әзер! Читләргә серләреңне ачканчы, өйдәгеләр белән бүлеш. Алар дөрес юл сайларга ярдәм итәр, киңәш бирер. "

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев