Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Апуш» студиясе Брянцев фестивалендә 1 нче урын яулады!

«Апуш» татар балалар театр студиясе 2024 нче елның 1-4 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган балалар театр коллективларының XXV Халыкара «Брянцев фестивале»ндә катнашты.

4 нче апрель көнне фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм гала-концерты узды. 16 илдән һәм шәһәрдән килгән катнашучылар арасыннан «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле 1 нче урынга лаек дип табылды!

Җиңүчеләргә дипломны Санкт-Петербургның А.А.Брянцев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры Сусанна Цирюк тапшырды. «Апуш» студиясе шәкертләре сәхнәдәге котлауларны кабул итеп, оештыручыларга фестивальдә җиңү китергән спектакльнең символын – «Кечтүк» курчагын һәм Казан чәкчәген бүләк иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев