Арча Кырлаена “Сөйкемле Шүрәле”ләр җыелды

Халыкара бәйгедә җиңүчеләрнең эшләре бер күргәзмәгә тупланган.
Габдулла Тукайның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы әдәби-мемориаль музеенда “Сөйкемле Шүрәле” конкурсында җиңүчеләр хезмәтләреннән төзелгән күргәзмә ачылды. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына музей директоры Дамир Абдуллин хәбәр иттте.
Халыкара бәйге быел 7нче тапкыр оештырылган. Ул Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган. Конкурста 107 бала җиңеп чыккан. Экспозициядә 100ләп иҗади эш урын алган, Казахстаннан катнашучылар кул эшләренең фотосурәтләрен юллаган. Экспонатлар арасында балалар ясаган рәсемнәр, курчаклар, агач эшләнмәләре һ.б. иҗади эшләр бар. “Бәйгедә Казахстаннан, Ульяновск өлкәсеннән, Татарстанның төрле районнарыннан катнашучылар күп. Актаныштан, Бөгелмәдән җиңүчеләр шактый, Арчадан да бар”, - диде әңгәмәдәшебез.
Күргәзмә биредә көзгә кадәр эшләячәк.
Чыганак: “Татар-информ”, Лилия Локманова
[gallery ids="1299,1300,1298,1297,1295,1294,1293"]
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Минтимер Шәймиев: "Созвездие-Йолдызлык" фестивален гамәлгә ашырырга һәм аңа ярдәм итәргә кирәк" Казанда КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара.
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?