Ата-аналарга: 1 февральдән Казан балалар бакчаларында 12 сәгатьлек төркемнәр бетерелә

1 февральдән Казан балалар бакчаларында 12 сәгатьлек төркемнәр бетерелә. Шәһәрдәге күпчелекне тәшкил иткән төркемнәр иртәнге сәгать сигезенче яртыдан кичке алтыга кадәр эшли башлаячак.
Бу - төркемнең эш сәгате төгәлләнгәч, бала урамда кала дигән сүз түгел, әлбәттә. Сабыйны сәгать алтыдан соң да балалар бакчасында калдырырга була. Тик моның өчен аена 300 сум түләргә туры киләчәк. Казан шәһәре Башкарма комитетының бу хактагы карары белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин тулырак таныштырды.

Ни өчен?
Элек электән балалар бакчаларында дежур группалар эшләде. Эштә тоткарланган әти-әниләр өчен бу бик уңайлы иде. Яңа карар нинди максаттан чыгып кабул ителгән соң? Илсур Һадиуллин аңлатуынча, бу балалар бакчасының чыгымнарын экономияләү түгел, беренче чиратта, ата-аналарның
мәнфәгатьләрен күздә тотып уйланылган адым.
– Карар чыкканчы, бу мәсьәлә шактый өйрәнелде, тикшерелде, балалар бакчалары мөдирләре, ата-аналар белән сөйләшүләр алып барылды. Озак еллар дәвамында балалар бакчаларында 10,5 һәм 12 сәгатьлек төркемнәр эшләп килде. 10, 5 сәгатьлек төркемнәрдә 48 меңгә якын бала тәрбияләнә. Бу барлык балаларның 70 проценты дигән сүз. Ә 12 сәгатьлек төркемнәргә 20 меңнән артык бала йөри. (30 процент). Ни хикмәт, шушы 20 мең баланың кичке алтыдан соң балалар бакчасында калу мөмкинлеге булса да, моннан бары 1120 се генә файдалана торган булган. Ә калган 19 меңгә якын баланы әти-әниләре сәгать биштә үк алганнар, - ди Илсур Һадиуллин.
– Баланы төрле түгәрәкләргә, бассейнга алып барырга кирәк, башка сәбәпләр дә килеп чыгарга мөмкин. 12 сәгать эшли торган төркем өчен ата-ана 3 мең сумнан артык түләсә дә, аны баласын кичкә кадәр калдырырга мәҗбүриләп булмый. Шул ук вакытта кичке алтыдан соң да бакча буш тормый. Кичке сәгать җидегә кадәр эшли торган әлеге 12 сәгатьлек төркемнәргә 10 сәгать эшли торган төркемнәрдән балалар күчә. Алар менә өстәмә сәгатьләр өчен түләми. Казан буенча  дежур төркемнәрдә бушлай шөгыльләнүче шундый 8590 бала ачыкланган. Шуңа да ата-аналар арасында аңлашылмаучанлык чыккан. Ни өчен берәү баласын иртә алып та күбрәк түли, ә икенче берәүләр сәгать җидедә генә килеп алса да, аңа түләү азрак исәпләнә. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе балалар бакчаларына түләү механизмына үзгәрешләр кертергә булган да.
Ничек түләргә?
– Дежур группада калган балалар өчен аена өстәмә 300 сум түләргә туры киләчәк. Ул кире компенсацияләнми. Түләү ике квитанция буенча киләчәк. Ә менә 10,5 сәгатьлек төркемнәрдә шөгыльләнүчеләр өчен бер генә квитанция тапшырылачак. Шунысы да бар, 12 сәгатьлек төркемгә йөргән һәм 1 февральдән 10, 5 сәгатьлеккә күчкән ата-аналар өчен түләү бәясе 290 сумга киметеләчәк. Шул рәвешле күпләр 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләүләрнең 8 процентка артуын сизмәс тә, мөгаен.
– Мин бу яңалыкны бик сөенеп кабул иттем. Без баланы гел сәгать бишенче яртыда алабыз. Чөнки каратэ буенча түгәрәгенә өлгерәсе бар. 12 сәгатьлек төркем безнең өчен отышлы түгел иде. Хәзер менә 10 сәгатьлеккә әйләнгәч, түләү дә кими. Барысы да гадел эшләнгән, - ди баласын 50нче балалар бакчасына йөртүче Фирая Габбазова.
Күпме кеше йөриячәк?
Бүген Казанда 2846 мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә 67796 бала шөгыльләнә. Казанда физик яктан мөмкинлеге чикле, төрле тайпылышлар булган балалар өчен 78 төркем эшли. Дөрес, ул группаларга бу яңалык кагылмый. Алар 12 сәгать эш режимын дәвам итәчәк. Сүз уңаеннан, анда йөрүче 1, 2 группа инвалид балалар өчен түләүләр 100 процент күләмдә кире кайтарыла. “Бүген сораштырулар буенча ана -аналарның бары 14 проценты гына дежур группаларга мохтаҗ икәнен белдергән. Бу хакта килешү төзер вакыт җиткәч, бу сан тагын да кимер, дежур төркемнәрдә калучылар ун процент кына булыр, мөгаен”, - дип фаразлый Илсур Һадиуллин.
Тәрбиячеләр нишләр?  
Тәрбиячеләргә бу яңалык тәэсир итми калмас, анысы. Бүген 157 тәрбияченең эш ставкасы кыскартылуга эләгә. Әмма аларның күбесенә вазифа алыштырырга, башка белгечлеккә күчәргә тәкъдим итәчәкләр. Башка балалар бакчасына күчү мөмкинлеге дә бар, беркем эшсез калмаячак. Бары пенсия яшендәге тәрбиячеләрнең генә ставкалары 0, 75 кә калыр дип уйлыйлар. Ничек кенә булмасын, тәрбияченең выслуга буенча пенсия алу өчен кирәкле стажлары өзелмәчәк. Бу балалар бакчалары мөдирләре белән килешенеп эшләнә.
 
Чыганак:"Интертат"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: