Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр»

И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар һәм алар сезгә хезмәт итүдә һәмишә дәвам итәләр, һәр­вакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып сезнең өчен...

И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар һәм алар сезгә хезмәт итүдә һәмишә дәвам итәләр, һәр­вакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып сезнең өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен ка­мил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә һәми­шә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! Аллаһы Тәгалә дә ата-анага яхшылык кылырга кушкан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәй-һиссәләм дә: «Ата-аналарын риза кылучы балалар­дан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр», — дигән.
Ата-аналарыгыз киләчәк көндә сезнең хөр­мәтле һәм файдалы булуыгызны өмет итеп, Алла­һы Тәгаләдән ялварып сорыйлар. Инде сез дә мон­дый игелекләргә каршы явызлык кылучылар бул­магыз, аларның үгет-нәсыйхәтләрен алардан кур­кып һәм өркеп түгел, бәлки яратып кабул итегез. Чөнки алар күп тәҗрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм аның серләрен сездән күбрәк беләләр.
Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыз. Шу­ның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның да һәм үзегезнең дә күңелләрегез рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кыч­кырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.
Баһадирлык — адәм балаларындагы хөрмәтле бер сыйфат. Олылар мәҗлесендә утырып, алардан хикмәтле сүзләр ишетү акылны арттыра һәм гый­лемлекне күбәйтә. Шуның өчен йөрәксез балалар кебек ата-аналарыгыз белән утырудан курыкмагыз һәм белмәгән, аңламаган нәрсәләрегезне сораудан тартынмагыз.
Әгәр йөргән вакытыгызда әти-әниегез очраса аларга һәм алар белән бергә булганнарга сәлам би­реп, хезмәтләрен үтәргә әзер торыгыз! Әгәр уты­рып торган вакытыгызда килсәләр, ачык йөз белән урыныгыздан торып каршылагыз!
Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә үз­ләренең миһербанлыклары белән бирерләр. Шуның өчен нәрсә сорасагыз да әдәп белән сорагыз. Әгәр сораган нәрсәгезне бирмәсәләр, аларны борчыма­гыз. Сезгә нәрсә кирәк, нәрсә кирәк түгел икән­леген һәм сезгә нинди эшләр туры килү-килмәвен алар сездән яхшырак беләләр.
Атагызның иң якын дустыннан булса да, ата­гыз рөхсәтеннән башка нәрсә булса да сорау гаеп эш һәм гаилә хөрмәтен җибәрү була. Шуның өчен йомышларыгызны башкалардан түгел, ә атагыздан сорагыз.
Бала чагында акча тотарга өйрәнмәгән бала­лар олы булгач та акча тота белмиләр һәм бөтен байлыкларын исраф итеп, дөнья рәхәтен күрмиләр. Шуның өчен сез ата-анагыз биргән акчаларны тота белергә өйрәнегез. «Бу акча аз» димәгез, чөнки олегә сезнең кирәкләрегез дә аз.
Кайбер балалар аталарының малларына ыша­нып, һичбер кәсеп юлына кермичә ялкаулыкка га­дәтләнеп китәләр. Нәтиҗәдә беркөнне акчалары да бетә, тереклек итәр өчен кулда һөнәрләре дә бул­мый. Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, нинди зур бай баласы булсагыз да, һөнәр өйрәне­гез.
Дөньяда вакытта шатлыкларны һәм кайгы­ларны уртаклашыр өчен якын һәм ышанычлы ке­шеләр кирәк була. Балалар өчен әти-әниләреннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Шуның өчен серләрегезне аларга гына сөйләгез, серләрегезнең хәзинәләре һәрвакыт ата-аналары-гызның күңелләре булсын.
Күзгә күренгән һәрбер нәрсәгә кызыгучы булмагыз. Аналарыгызның кунаклар өчен әзерләп куйган нәрсәләренә тимәгез. Рөхсәтсез әйбер алырга өйрәнгән балалар ахырда угры булалар.
Тәнегезгә көч кергәч кулыгыздан килгән эш­ләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне яшь вакытыгызда тәрбияләп үстерделәр. Бер көнне сез дә әти, әни булырсыз, шунда сезне дә балала­рыгыз хөрмәтләр. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәләм дә: «Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр», — дигән.
Ата-аналарының тәрбияләре һәм мәшәкать­ләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер бала­лар соңыннан аларның фикерләренә каршы килә­ләр, хәтта сүзләрен ишетергә дә теләмиләр. Бер­нәрсә дә белмисез, дип алардан көләләр. Сез дә шулар кебек инсафсыз балалар булмагыз.
Әгәр ата-аналарыгыз сезгә тиешсез бер эш кушсалар һич тартынмыйча һәм шул ук вакытта күңелләрен рәнҗетмичә генә инсаф белән ул эш­нең тиешсез икәнлеген аңлатырга тырышыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев