Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Айдар Метшин: "Түбән Кама – Татарстан көрәшчеләре остаханәсе”

Түбән Камада ирекле көрәш буенча кече яшьтәге егетләр арасында Бөтенроссия турниры узды. Чара ел саен меценат, билгеле Татарстан спортчысы Ленар Гаянов һәм “М7” компаниясе бүләкләренә үткәрелә.“Ярыш”...

Түбән Камада ирекле көрәш буенча кече яшьтәге егетләр арасында Бөтенроссия турниры узды. Чара ел саен меценат, билгеле Татарстан спортчысы Ленар Гаянов һәм “М7” компаниясе бүләкләренә үткәрелә.

“Ярыш” спорткомплексы үз келәмендә Төмән, Оренбург, Ульян өлкәләреннән, Удмуртия, Чуашия, Марий Элдан 25 команда – 450 катнашучыны җыйды. Россия регионнарыннан беренче тапкыр Дагыстан, Кабар-Балкардан, Ханты-Мансийск үзидарәле төбәгеннән көрәшчеләр катнашты. Якын чит илләрдән кунаклар – Казакстан һәм Үзбәкстан спортчылары да бар иде.
Чараны ачканда шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр спорты, сәламәт яшәү рәвеше программалары үсешенә бик зур игътибар бирелүен искәртте. “Шәһәрнең ярты гасырлык тарихында ирекле көрәш гел алдынгы спорт төрләре рәтендә булды. Бу еллар эчендә безнең тренерлар илледән артык Советлар Союзы һәм Россия спорт осталарын тәрбияләгән. Бүген дә республиканың бу төр буенча иң мөһим турнирлары нәкъ менә бездә уза. Югары дәрәҗәләрне дә без яулап киләбез. Түбән Каманы Татарстанның көрәшчеләре остаханәсе дип, курыкмый әйтергә була”.


Сүзләрен исбатлап, Айдар Метшин Түбән Кама спорт мәктәбе шәкерте Евгений Лапшовка мактау билгесе һәм Халыкара классындагы спорт остасы таныклыгын тапшырды.
Татарстан көрәшчеләренең өстенлеге, олимпиадага баглаган өметләре турында ТР Спорт көрәше федерациясе президенты, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, СССР спорт остасы Әкъзам Гобәйдуллин да әйтеп узды. “2013 елда Ленар Гаязов тарафыннан үткәрелгән әлеге турнир ел саен киңлекләрен арттыра, халыкара статусына менеп бара. Бүген безнең бурычыбыз – ирекле көрәш үсеше темпын киметмәскә. Россиядә безнең көрәшчеләр үз исемен булдырды инде. Алга таба дөньякүләм һәм олимпия биеклегенә юл тотарга кирәк”, - дип белдерде ул.


Ике көн дәвамында 2005-2007 елгы егетләр 17 авырлык категориясендә көч сынашты. Медаль һәм кубоклардан тыш, барлык катнашучылар акчалата бүләкләр дә алды. Һәр авырлык категориясендә төрле регион яки ил катнашучысы басып тору әлеге спорт төренең традицияләре саклану, аның бүген дә үсеш алуын дәлилли. Гомумкоманда хисабы буенча беренчелеккә Татарстан Республикасы чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев