Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бакча сезоны ачык: аптечкаң әзер булсын!

Көтеп алган бакча сезоны кызганнан-кыза бара. Статистикага караганда, илдәге һәр бишенче кеше ул сезонны гадәттә бакча территориясендәге өйләрендә уздыра. Шәһәр ыгы-зыгысыннан качканда, бигрәк тә бала...

Көтеп алган бакча сезоны кызганнан-кыза бара. Статистикага караганда, илдәге һәр бишенче кеше ул сезонны гадәттә бакча территориясендәге өйләрендә уздыра. Шәһәр ыгы-зыгысыннан качканда, бигрәк тә балалар белән булганда, үзегез белән кирәкле дарулар җыелмасын да алырга онытмагыз.

Дару янчыгын, безнеңчә, аптечканы тутырганда, чираттагы факторларны исәпкә алыгыз:
- гаиләдә ничә кеше?
- һәрберсенә ничә яшь?
- гаиләдә кечкенә балалар, авырлы хатын-кызлар яки йлкән яшьтәгеләр бармы?
- бакча участогына нинди ешлык белән һәм күпмегә барасыз?
- гаилә әгъзаларының озакка сузылучан авырулары бармы?
- бакча участогы иң якын хастаханәдән яки яралану пунктыннан нинди ераклыкта урнашкан?

Киңәш: бакчага барыр алдыннан участогыгыздан ерак булмаган медицина оешмалары турында белешмә туплагыз (адрес, телефон номерлары, бару юлы). Диспетчерга участогыгызның кайда урнашканын аңлату ысулын да алдан уйлап куегыз.

Аптечка өчен дарулар сайлаганда, аны тутыруның гомум кагыйдәләрен онытмагыз:
- үзегез белән бары тик тикшерелгән, сез моңа кадәр кулланган препаратлар алыгыз.
- медиакментлар тышлыгының бөтенлеген, кулланырга яраклы вакытын, аларны саклау шартларын тикшерегез. Тиешле шартлар бакча участогында булмаса, андый даруларны алмаска киңәш ителә.
- даруларны кабы белән түгел, ә өлешләп сакларга җыенсагыз, һәрберсенең исеме ачык укылганын тикшерегез.
Киңәш: дарулар өчен яхшы контейнер хәстәрләргә кирәк. Бүген кибеттә бүлекләргә бүленгән герметик контейнерлар табарга мөмкин. Тиз арада табарга җиңел булсын өчен контейнер тышында берәр тану билгесе яки «Аптечка» дигән тамга салсагыз, уңайлырак. Аптечканы балалар табарлык җиргә куймагыз, ләкин ерак та яшермәгез. Биектәрәк урнашкан тартмалар – бер дигән вариант.

Теләсә кайсы ситуациягә әзер булу өчен аптечкагызга иң популяр даруларны салыгыз. Менә алар:
Яралану очраклары:
антисептик (фломастер тюбигында йод, яшел су (зеленка), водород перекисе).
тәннең берәр җирен бәрү, тарттыру, мускуллар авырткан очракта - арнигель, артризолон.
Өстәмә: стериль тастымал, бәйләвеч, бактерицид пластырьлар комплекты.
Азыктан агулану:
адсорбентлар (активлаштырылган күмер), сусаудан – регидрон.
диареягә каршы – лоперамид, имодиум.
ашказанында авырлык булса – мезим, креон.
Өстәмә: агуланудан соң ашау теләге югалса – ферментлар (панзинорм, панкреатин).
Салкын тию:
беренче билгеләре барлыкка килгәч – оциллококцинум, гриппферон.
тән кызуын басу өчен – парацетамол или нурофен.
томау (насморк) вакытында – диңгез суыннан эшләнгән спрейлар, називин, ксимелин.
ютәл (барлык төре дә) – стодаль.
Өстәмә: термометр (терекөмешлесен махсус савытта саклагыз, электрон термометр куллану куркынычсызрак).
Бөҗәкләр тешләгәндә:
кычытуны басу өчен – цикадерма, ирикар.
Өстәмә: тешләүгә аллергия башланса – антигистамин препаратлары (кларитин, эриус).
Озакка сузылучан авырулар:
махсус рецепт буенча даими препаратлар кабул итсәгез, аптечкада рецептын йөртегез. Андый даруларны запас белән алу кулайрак. Дәвалаучы табибтан дару эчү микъдарын төгәл белешегез. Яшәү шартлары алмашу сәбәпле ул да үзгәрергә мөмкин.
Өстәмә: йөрәк-кан тамырлары препаратлары (валидол, корвалол, нитроглицерин), авыртуны басучы дарулар (но-шпа, кетанов, пенталгин).

• • •
Балаларыгызның һәм үзегезнең организм нечкәлекләрен белеп, аптечканы тулыландырырга була. Шулай да истә тотыгыз: үз-үзеңне дәвалау белән бик мавыкмагыз, хәлсезлек 1-2 көн эчендә үтмәсә, кичектерүсез якын тирәдә урнашкан медпунктка барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев