"Бала шатлыгыннан да зуррак сөенеч, бала кайгысыннан да зуррак борчу юктыр"

Ата-анага бала шатлыгыннан да зуррак сөенеч, бала кайгысыннан да зуррак борчу юктыр ул. Аларның пенсиясен талап эчеп ятучылар, беркайда эшләмичә еллар буе өйдә ятучылар турында укып, хәйраннар калабыз без ирем белән.“Ничек шулай яшәп буладыр ул, ә? – дип гаҗәпләнә ирем. – Үз балаң талый, өйдән куа башласын әле сине!” И-и, Ходаем, Аллам гына сакласын инде шуның-ишедән! Ата-ананың берсе дә үз баласын начар булсын дип үстерми инде ул. Эчкече, ялкау, тәртипсез булсын әле, дип тә теләми. Әмма никтер шулай булып үсеп җитүчеләре дә бихисап бит әнә.%d0%b7%d0%b0%d0%b2%d1%82%d1%80%d0%b0%d0%ba
Без ирем белән ике кыз үстердек. Икесе дә шушында калдылар, районда гына. Аерым яшәсәк тә, гел бергә без, рәхәт, Аллага шөкер. Зурысының балалары да бар инде. Ә икенчесе кызыбыз йөрешкән егете белән бергә яшиләр. Кешеләр башта бик сүзләделәр инде, алай ярамый, туй булмыйча торып, оялмыйча соң дип сөйләделәр. Баштарак без дә каршы идек. Әмма яшьләрнеке яшьләрчә бит инде, нишләтәсең. Хәзер күбесе шулай яши, шулай уңайлы ди. Үзләренә шулай ошагач, бер-берсе белән шул рәвешле килешкәч, ризалаштык инде. Бер-берсенә туры килеп торалар алар, егете какмый-сукмый, ашарга-эчәргә дә тулысынча үзе алып кайта, кызыбызның кибетләр буйлап күтәренеп йөргәне юк. Ата-анасы да акыллы кешеләр. Ике кызыбыз да безгә атнасына берничә әйләнеп китәләр. Иркенләп, озаклап сөйләшеп утырырлыклары юк инде. Әмма 10 минутка булса да кереп, исәнләшеп чыгарга җай табалар алар. Бүген менә икенче кызым килеп сөендерде. Яңа әйберләр алган да, кибеттән туры безгә кайткан. Матур пәлтә, шуңа килешле аяк киеме алган. Күчтәнәчкә дип атасына конфет, миңа җиләк-җимеш алып кергән. Кемгә нәрсә кирәген белә балаларыбыз. Аталарының гомергә баллыга исе китте. Чәенә шикәр дә болгата, конфет та кабып ашый. Башка ирләр ит дип үлә бит ул, ә безнекенә бала-чага кебек конфет кирәк. Мин гомергә яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирдем. Миңа өрек-күрәгә – конфет. Яңа киемнәрен бер киеп, бер салып, кызыбыз кат-кат бөтерелде көзге янында. Ә безгә шул да күңелле, шул дә рәхәт. Бергәлешеп чәй эчеп, киемнәрең эссе тәнеңдә тузсын дип котладык. Бу юлы да озак тормады ул, кай арада кергән иде, инде чыгып та китте менә. Әллә нинди зур вакыйга да булмады үзе, вак кына әйбер кебек, ә күңелгә шундый рәхәт булып калды. Тормыш дигәнең шуның ише вак-төякләрдән торадыр да инде ул. Безгә бәхет өчен күп кирәкми дә. Балалар сөендереп яшәсен иде!
Нурания Н., Азнакай. (Безнең авыл гыйбрәте)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: